Петербурның "Street Food Bar" кафесында шартлауда җәрәхәтләнүчеләр саны 32 кешегә җиткән

Шартлау булган кафе янында ашыгыч хезмәтләр

Сугышны өйрәнү институты фикеренчә, Владлен Татарскийны (чын исеме Максим Фомин) үтерү – Русиядә цензураны да, үзцензруаны да арттырырга мөмкин.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2 апрель якшәмбедә Петербурның "Street Food Bar" кафесында шартлауда җәрәхәтләнүчеләр саны 32 кешегә җиткән. Бу шартлауда кичә блогер-пропагандист Владлен Татарский һәлак булды.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, 10 зыян күрүче авыр хәлдә, 16сы уртача авырлыкта (алар арасында 14 яшьлек кыз бар). Тагын биш кешенең хәле канәгатьләнерлек диелә.

Владлен Татарскийның үлеменә китергән шартлаудан соң, русияләр сугышны хуплаган яки аңа каршы булган фикер алышу чараларына йөрергә куркачак, дип белдерде көн саен чыга торган хисабында (ISW) Сугышны өйрәнү институты.

Шулай ук бу Кремль мәгүлүмати киңлекне контроль астына ала алсын өчен, башка "сугыш хәбәрчеләрен" куркытырга теләү дә булырга мөмкин диелә. Институт фикеренчә, бу Евгений Пригожин катнашындагы низаглар киеренкеләшүен дә күрсәтергә мөмкин. Шартлау Пригожинның кафесында булды дип хәбәр ителде, ә Татарский "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бергә, саклану министрлыгының югары җитәкчелеген тәнкыйтьләде.

  • Петербурда блогер белән очрашу булган кафеда шартлау 2 апрель кичендә булды. Дарья Трепова кафега блогерның бюсты белән тартма алып килгән, аның эченә шартлаткыч җайланма куелган дип фаразлана.
  • Тентүләрдән соң Владлен Татарскийны үтерүдә шикләнелгән Дарья Трепованың әнисе һәм үги әтисе тоткарланган. Ул үзе эзләүдә. Аның тоткарлануы турындагы баштагы мәгълүмат расланмады, дип хәбәр итә "Север.Реалии".
  • Трепованың ире Дмитрий Рылов шулай ук эзләүдә. Алар икесе дә Татарскийны үтерүдә катнашуда шикләнелә. Дарья Трепова һәм Дмитрий Рылов элек Петербургта сугышка каршы чараларда катнашканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!