Краснодардагы "Вагнер" сугышчылары күмелгән зиратны тапкан активист Русиядән күчеп киткән

Виталий Вотановский

Вотановский Краснодар краендагы Бакинская станицасында сугышта һәлак булган “вагнерчылар”  зираты барлыкка килүе турында хәбәр итте. Аның бу гамәле “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкилләренең ачуын чыгарган, диелә. 4 апрельдә ул Әрмәнстанга очкан, аннан Грузиягә киткән.

Кубанда яшәүче Виталий Вотановский Русиядән киткән. Ул Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләренең һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте яллы сугышчыларының яңа каберлекләрен эзләү белән шөгыльләнде.

Русиядән китүе турында ир Кавказ.реалиига җиткергән. 4 апрельдә Әрмәнстанга очкан, аннан Грузиягә киткән.

Вотановский социаль челтәрләрдә Краснодар краендагы Бакинская станицасында сугышта һәлак булган "вагнерчылар" зираты барлыкка килүе турында хәбәр итте. Бирегә күмелгән хәрбиләрнең күбесе сугышка төрмәләрдән җибәрелгән. Аның бу гамәле "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләренең ачуын чыгарган, дип сөйләгән басмага чыганагы.

Вотановский чираттагы мәртәбә бу зиратка баргач, аңа көч кулланган булулары да бар, дип яза басма чыганагына сылтанып.

Сентябрьдә Вотановскийны Тихорецкидагы тагын бер зиратны тикшереп йөргән чагында полиция тоткарлаган. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре белән әңгәмәдән соң, аны җибәргәннәр. Бу хәл булганчы каберлекләрнең фотоларын чыгаруы өчен, полиция хезмәткәрләре иргә дәүләт серен тарату маддәсе нигезендә тикшерү башлаткан булган.

Гыйнварда "Живая Кубань" исемле җирле басмада язма чыккан, анда Вотановскийны "ят агент" һәм "Зеленский тарафдары" дип атаганнар. Язма авторы активистның кайда яшәвен беләм дигән һәм аны җаваплылыкка тартырга чакырган.

Виталий Вотановский – хәрби пенсионер, отставкадагы подполковник, шулый ук Алексей Навальныйның Краснодардагы штабындагы элекке волонтёр. Аны протест чараларында, шул исәптән Украинадагы сугышка каршы митинглар һәм пикетларда катнашуы өчен берничә тапкыр тоткарлап, штрафлар биргәннәр. Активистка берничә тапкыр тентү белән дә килгәннәр.

Вотановский Краснодар краенда һәм Адыгеяда Русия хәрбиләренең һәм яллы сугышчыларының барлыгы 1400 каберен тапкан. Шуларның 607се – Бакинская станцасындагы аерым зиратта булган. Бу зиратта яакын туганнарына кирәк булмаган вагнерчыларны җирлиләр.

Соңгы ике ай эчендә әлеге зиратта йөзләгән яңа каберлек барлыкка килгән дип хәбәр ителгән иде. Бу Maxar ширкәтенең иярченнән төшерелгән рәсемнәре аша күренә, аларны The New York Times журналисты Кристиан Триберт чыгарды.

  • Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан иң сугышка сәләтле хәрби бүлекчәләрнең берсе булып санала.
  • "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин президент Владимир Путин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән дус буларак билгеле.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый. Ширкәт Украинага каршы сугышырга Русия колонияләреннән дистәләгән мең тоткынны җибәргән дип бәяләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз