КЫЙММӘТЛЕ ЮБИЛЕЙ
Юбилейга ай ярым чамасы алдан, Азатлык хәбәрчесе Равил Шәрәфиевкә интервью бирүен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Илдәге соңгы вазгыятьне сәбәп итеп, актер баш тартты: "Сезгә интервью бирсәм, төрмәгә утыртырлар дип куркам. Бу яшемдә төрмәдә утыруны күтәрә алмам, авырып та торам, ачуланмагыз", диде. Олпат шәхесләрнең гадәти интервьюлардан да баш тартуы, карашларын уртаклашырга теләмәве, җәмгыятьтәге курку микъдарының көннән-көн арта баруын күрсәтүче бер фактор.
Юбилей кичәсенә билетлар тиз арада сатылып бетте, тамашага ике атна-ун көн кала билетлар юк иде инде. Үзара сөйләшкәндә Равил абый да уфтанды: "Бу юбилей миңа кыйммәткә төште, туганнарымны да үпкәләтеп бетердем. Мең кеше билет сорый, нишләргә белмим", дип уртаклашты. "Яңа гасыр" каналы тапшыру ясап, чараны соңрак телевизордан күрсәтәчәкләр", дип кенә аклануын әйтте.
Даими онлайнда яшәгән бу заманда Камал театрының мондый зур чаралардан онлайн трансляция алып бармавы – кызганыч күренеш. Бу гадәти практика булырга тиеш кебек. Өстәвенә, театрның PR-хезмәткәре, матбугат бүлеге дә эшләп тора һәм бу аларның турыдан-туры вазифасы. Юбилей чараларын, бер тапкыр гына була торган башка тамашаларны, фестивальләрне, соңгы тапкыр күрсәтелә торган спектакльләрне татарларга онлайн күрсәтүнең бернинди авырлыгы юк. Аннан гына тамашачы да кимемәячәк, киресенчә, бу театрга җәлеп итү өчен, өстәмә пиар булыр иде.
Көнендә генә, ниһаять, "Татар-информ"ның интернет аша туры трансляция алып барачагы мәгълүм булды. Соң гына хәбәр ителүенә карамастан, аны да 150ләп кеше күзәтте. Миңтимер Шәймиевнең нотыгы ярты сәгатькә сузылып, ул сәхнәдән такмаклар да җырлый башлагач кына анысын да шактый озак вакытка өзеп куйдылар.
"СЕЗНЕ КҮБРӘК ТЫҢЛЫЙЛАР"
Юбилей кичәсе сценариен шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп карарга була: республика җитәкчелеге котлавы; Татарстан һәм Башкортстан театрлары, иҗат коллективлары котлавы; спектакльләрдән өзекләр һәм җыр-биюле програм.
Сәхнәгә берьюлы алты алып баручы чыкты. Тамашаны Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов һәм Дания Нуруллина ачып җибәрде. Алып баручылар кичәне юбиляр белән таныштырудан башлады, аны Дон Кихот белән чагыштырдылар. Композитор Л.Минкусның "Дон Кихот" балеты музыкасын "Шәрәфи гимны" дип атадылар. Ни өчен шулай булуы да ачыкланды: "Бу - артистыбызның гомер буе хыялланып та уйный алмый калган иң мөкатдәс роле, ул үзе дә Сервантесның Дон Кихотына охшаган. Һәр юбилейда ул Дон Кихот ролен уйный алмый калуына үкенә. Тик шуны аңламый: әгәр аңа ул рольне бирсәләр, ул вакытлыча гына Дон Кихот булыр иде, ә болай тормышта мәңгелек Дон Кихот", диде алып баручылар. Алар аның юбилей сүзен яратмавын, "хисап кичәсе" дип сөйләшүен искәртте.
Алып баручылар Равил Шәрәфиевнең 70, 75, 80 яшьлек юбилейларын да искә алды. 70 яшьлек юбилеена ул атка атланып килгән, 75 яшендә сәхнәгә велосипедта, 80 яшьлегенә агач атка атланып чыккан. "Быел нәрсәгә атланып чыгар икән?" дигән сорау куйдылар. Равил Шәрәфиевне зал озаклап басып алкышлады.
— Үз аягың белән чыгуга җитми икән. Сәхнәгә атлап чыгарыр аягыңнан һәм аннан вакытында чыгып китә белгән акылыңнан аермасын, диде Шәрәфиев. Ул үзе бу сүзләрнең тиз арада ничек урынлы булып чыгачагын аңлап та бетермәгәндер.
Шәрәфиев сәхнәгә чыккач, ун ел элек җавап биргән сорауларына быел тагын бер кат җавап алып, актерның ничек үзгәрүен билгеләделәр.
Ул үз гомерендәге иң кыйммәтле бүләк дип, Шәймиев бүләк иткән фатирны әйтте. Иң кадерле бүләк дип, "Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән хатыны Раушанияне" атады. Ун ел элек тә шулай дип җавап биргән булган икән. "Күңел картаймый диюләре дөресме?" дигән сорауга гына фикере үзгәргән, ул ун ел элек үз күңелен 23 яшьтә дип билгеләгән булса, хәзер аңа – 90, ди.
— Элек мин күңел дә картайсын дип тели идем, чөнки күңел картаймаса, кешенең үләсе килмәс иде. Ә хәзер мин үзем картайдым, ә күңелем миннән дә картрак тоела: миңа 85 яшь булса, күңелем 90 яшьтә, – диде ул.
Алып баручылар хөкүмәт тәбрикләвен кабул итүне сорап, "Татарстан республикасы рәисенең тәбрикләү хаты"н укыды. Ни кызганыч, ул үзе бу залда юк иде. Татар язучыларына, актерларына ихтирам күрсәтү, юбилейларына йөрү Рөстәм Миңнехановка беркайчан хас күренеш булмады, шуңа бу котлауның да хат белән генә килүе гаҗәпләндермәде.
— Рөстәм Нургалиевичка тирән ихтирамымны, рәхмәтемне белдерәм, шулкадәр матур сүзләрне ишетергә кирәк бит. Рәхәт, – диде Равил Шәрәфиев.
Котлаучылар арасында ни Дәүләт шурасы вәкилләре, ни аппарат җитәкчеләре күренмәде. Хәтта мәдәният министры Ирада Әюпова яисә аның яраннары да юк иде. Менә шундый "олы" хөрмәт!
Аның каравы, Татарстан республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар иде. Аны игълан итүләре кызык тоелды: дәүләте юк, ә киңәшчесе бар. Сүз аңа бирелде.
Трансляция өзелгәнче булган өлешендә дә ярты сәгатькә якын сөйләде Шәймиев: буталды, кабатланды, аңлашылмаган урыннары күп булды. Арада Татарстанның бүгенге рәисенә киңәш булырдай сүзләрен дә ишеттек.
— Шундый артист, шундый шәхес булырга тиеш. Тормыш катлаулы. Халкыбыз ярата торган, аңа ышанып, аны күрәсе килеп йөри торган кешенең ничек фикер йөртүе, тормышның катлаулы сорауларына ничек җавап бирүен аңлау өчен, бигрәк тә, юбилей көннәрендә, аны килеп карау, өйрәнү, ныклап тыңлап утыру – бик зарур мәсьәлә, үзе бер вакыйга, дип әйтер идем. Синең үз фикерең, үз кыйблаң бар. Күптән түгел Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен бик матур итеп уздырган идек. Күпме артист арасыннан, РСФСРның да, үзебезнең дә халык артистлары булып танылган, акыллы, безгә тәрбия бирә торган кешеләр күп түгел... Сез әйткәнне халык күбрәк тыңлый, йөрәгенә сеңдерә. Без [җитәкчеләр] кайчагында сезнең ролегезне аңлап та бетермибез. Сезгә барлык халык исеменнән, баш иеп, рәхмәт әйтәм, – диде Шәймиев.
Ул тамашага кадәр актер янына шәхсән керүен, шуңа кичәнең бераз тоткарлануын да әйтте. "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренең татар халкына Аллаһы Тәгалә бүләге булуы, авторы, актерлары, режиссеры, композиторлары – бар да бөек шәхесләр тудырган уникаль спектакль булуы турында да искә алды.
Ни өчендер, Шәрәфиевнең хатынын көнләвен озаклап сөйләп алды.
— Раушания белән рәхәтләнеп яшәгез, яратышыгыз. Моннан соң инде бөтен кызыгып йөргән егетләр аңлар дип уйлыйм, - диде Шәймиев.
Аннан соң, Болгар турында сөйли башлады. Бик озакка сузылган нотыкта, 12 ел элек башланган эшнең әле дә дәвам итүе – Болгарның төзекләндерелүе татар халкы өчен зур җиңү булуы, республиканы бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге турында сөйләде. Сүз арасында Путинга да рәхмәтен җиткерергә онытмады...
Залда утыручылар: "Болгар күпкә китте", "җырлагыз", дип кычкырдылар.
— Болгар озакка киткәнен беләм, әмма минем Болгар турында сөйлисем килә. Без бүген Болгар темасына мультфильм эшли башладык, диде ул.
Халык аны бүлдереп озаклап кул чапты. Шәймиев кабат Болгар турында дәвам иткәч, тамашачы көләргә тотынды. "Җырлагыз!", диделәр кабат залдан. Алар Равил Шәрәфиев белән бергә "Эх, алмагачлары" җырын бер куплет башкарды. Инде шуннан соң Шәймиев ялгызы гына такмак җырларга кереште:
"Яшь киленнәр эштән кайта,
Берлинны алган кебек,
Бианалар бала карый,
Пленда калган кебек",
- дип такмак җырлый башлады Шәймиев һәм шуның белән трансляцияне өзеп тә куйдылар.
Туры трансляцияне караучыларның гомуми аралашу чаты ачык булгач, фикер алышу җиңел. Чараның азагында халыктан фикер сорап җәфаланасы юк: тамашачының ни уйлап утыруы, аерым кешеләргә мөнәсәбәте күз алдында. Монда да төрле фикерләр булды. "Татарстанга ирек, Мәскәүне ашатып ятарга җитәр", "Юбилей Шәрәфиевнеке бит, алай ярамый инде", "Аның башка эше юк, шулай сөйләнеп йөреп өйрәнгән, аларны тыңлый-тыңлый туйган", "Ринат Таҗетдин кичәсендә дә шушы хәл булган иде, аек килеш чыгарга кирәк кеше каршына" дип язучылар булды. Шактый вакыттан соң туры трансляция яңадан башланганда Равил Шәрәфиев инде тормыштагы вакыйгаларын монолог итеп сөйли иде.
ЗӘВЫКЛЫ КИЧӘ, ЗЫЯЛЫ ПРОГРАМ
Ул чыгышын дәвам итеп, сатира яратуы турында искә алды да, Гамил Афзалның "Тун астыннан кыюлык" дигән шигырен укыды. Кыскача әйткәндә, шигырь төп геройның башта фатир алам дип, аннан премия алам дип, гомер буе дәшми яшәве турында. "Яңа гасыр" каналы мөдире Илшат Әминев аңа шушы шигыреннән соң чәчәкләр чыгарды.
Равил Шәрәфиевне Качалов исемендәге Рус драма театры исеменнән Татарстанның халык артисты Илья Славутский, Казанның Опера һәм балет театры исеменнән Татарстан һәм Русиянең халык артисты Венера Ганиева котлады.
Венера Ганиева "Кыр казлары" җырын башкарганда, Равил Шәрәфиев күз яшьләрен тыя алмады. Бу күренештән күңеле нечкәреп, Венера Ганиева да күз яшьләрен сөртте.
— Халкымны Равил абыйның юбилее белән тәбрик итәм. Ул безнең бердәнбер, кабатланмас, зыялы, зәвыклы, шушы данлыклы театрының тугры артисты. Шулай ук безнең Опера һәм балет театрының зур дусты. Һәрбер операга, балет спектакльләренә йөри. Нуриев, Шаляпин фестивале дисеңме, премьералармы – берсен дә калдырмый. Бу бит инде зәвык, зыялылыкның күрсәткече. Минем монда чыгыш ясавым да зәвык, зыялылык күрсәткече, - дип көлде ул.
Аннан соң, сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов чыкты. Равил Шәрәфиев юбилеена чынлап та зәвык белән караган, үзе күрергә теләгән зур артистларны гына җыйган дигән хис туды.
— Ул минем күрше районнан, якташ. Мин аның җырлавын да яратам, бер ел буе намазымны да аның азанына укыдым. Ул минем иң яраткан, иң шәп азан әйтүче дә. Ул бәгырьгә үтеп керә, аның азаныннан иман керә, диде Шәрәфиев Марсель Вәгыйзев турында.
15 минутлык тәнәфестән соң, Раил Шәмсуаров белән Ришат Әхмәдуллин Италия журналисты Пеппино Турко язган неаполитан җырын башкардылар.
"Татармультфильм"ның баш режиссеры Сергей Киатров белән берләшмәнең башкарма мөдире Алсу Низамиева юбилярны котлаганда, "Әлдермештән Әлмәндәр" анимация фильмы әзерләнүен, анда Равил Шәрәфиевнең әҗәлне тавышландыруын әйттеләр. 10 майда Камал театры сәхнәсендә шушы тулы метражлы анимация фильмының премьерасы булачагы да хәбәр ителде.
Мәҗит гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры баш режиссеры Айрат Абушахманов башкортча котлады.
— Мин Равил абыйны бәләкәй чактан беләм. Минем әтием, әнием Равил абый, Раушания апа белән бик дус яшәде. Мин Вил, Равия белән бергә уйнап үстем. Мәктәптә укыганда, каникулларда Казанга килгәндә, Камал театры белән дә Равил абый аша таныштым. Әтиемнең дә күптән түгел юбилее булды, аңа теләкләр теләгәндә ул: "Миңа саулык кына телә, башкасы кирәкми", диде. Шуңа сезгә саулык теләп, Гафури исемендәге театр артистлары исеменнән, гаиләм исеменнән сезгә сәлам җиткерәм, - диде. Үзе котлагач, экранда театр коллективы бергә котлап җыр башкарган видеоны күрсәттеләр. Башкортларның бу котлавы аеруча җылы, якын тоелды.
Шуннан соң ук, Салават Фәтхетдинов та видеокотлау аша теләкләрен җиткерде.
— Сезнең кебек артистлары булганга Камал театры Камал театры булып кала. Сезгә үзегез кебек озын гомер телим. Үз чиратымда сезне үземнең ярдәмемнән калдырмаска тырышырмын, озын-озак гомерләр, мине бурычка батырганчы яшәгез әле, - диде Салават Фәтхетдинов. Равил Шәрәфиев ярдәмгә бик мохтаҗ икән дигән фикер туды һәм ни өчен шулай икән дигән интрига калды.
"Салават" җыр театрының "Хөрмәт" премиясен тапшыру өчен сәхнәгә Камал театры директоры Илфир Якупов чыкты һәм Равил Шәрәфиевкә 85 еллыгы уңаеннан 85 мең сум тапшырылуы турында игълан итте. "Бурычка батырдым", дип көлде Шәрәфиев.
Тамаша барышында, "Чапты атым Казанга", "Бабайлар чуагы", "Староста" спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Алып баручылар Равил абый белән Раушания апаны узган ел билгеләп үткән алтын туйлары белән дә котлады. Шәһәребез филармониясенең Казан бию ансамбле дә котлап чыгыш ясады. Иң азактан, Шәрәфиевне Камал театры труппасы, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев котлады. Хисап кичәсен Равил Шәрәфиев үзе япты.
— Хөрмәтле тамашачылар, килгән кунаклар, шулай җыелып килгәнегез өчен зур рәхмәт. Шушы игъланнарда 85 дигән санны күргәч, бик каты котым алынган иде. Нүжәли, шушы яшькә җиттем, бу минем турыда микән, дидем. Гомердә ул турыда уйлаган юк иде. Тормышымны артистлыкка багышладым. Бирегә килгән тамашачылар аша барлык Казан тамашачысына, барлык татар тамашачысына рәхмәт әйтәм. Рәхмәт әйтми булмый: әгәр тамашачы булмаса, театр яши алмый. Аннан мин үзем эшләгән иң беренче режиссерларымнан башлап, соңгы режиссерым Фәрит Бикчәнтәевкә кадәрле барсына да рәхмәт. Фәрит Бикчәнтәевкә юбилеенда әйттем: "Без инде өлкән буын, ләкин синең яшь буын артистларың бик күп булсын әле", дидем. Ул Рифкать Бикчәнтәев белән Наилә Гәрәеваның – ике талантлы кешенең улы, үзе дә талантка манчылган. Режиссер буларак та, актер буларак та бик сәләтле. Музыканы аңлый торган, нечкә хисле кеше. Аның белән эшләгән спектакльләрдә мин ләззәт алдым. Минем барлык юбилейларымны үткәргән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Радик Бариевка (кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры – ред.), безнең труппага да рәхмәт. Алар бар җанын-тәнен биреп әзерләнде. Ул аларга берни бирми югыйсә, миңа гына кирәк. Шуңа мин алар алдында башымны иям, — дип, Равил Шәрәфиев труппасы каршында башын иде. — Алар бар да талантлылар, барсына да яхшы пьесалар, шәп рольләр телим. Яшәсен театр! Яшәсен аның артистлары, режиссерлары! Театр яшәгәндә татар яши, яшәсен татар!
Юбилей кичәсе Сәйдәш маршы белән тәмамланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!