Чаллы татар милли хәрәкәте вәкиле Рифат Бәдретдинов Казанның 186нчы лицеенда балаларга "Я — русский" дип кычкырттыруны йомып калу ярамый дип саный. Шул сәбәпле, ул мәктәпне Татарстан югары прокуратурасына шикаять иткән. Бу хакта Бәдретдинов Азатлыкка үзе сөйләде.
"Татар байрак, шигар күтәреп чыкса да, ялгыш берәр сәяси сүз ычкындырса да зур штрафлар салалар. Язучы Фәүзия Бәйрәмова күптән түгел 80 мең сум штрафка тартылды. Ә бу 186нчы мәктәптә белем бирү оешмасында эшләүче хезмәткәрнең балаларны "мин урыс" дип кычкырырга мәҗбүр булуы бернинди кысаларга сыймый. Яулыклы бер мөслимә кызның да "мин урыс" дип кул күтәрүе аеруча да җаныма тиде. Ник күтәрергә кирәк? Курыккандыр инде. Шуңа бу хәлне прокуратурага яздым. Мәгариф белгечен җәзага тартуны сорамадым, мәктәпне тикшерергә кирәк дип яздым. "Мәктәптә мондый хәл булырга тиеш түгел" дидем. Моннан тыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәттулинга да хат юлладым. "Бу хәл — фашизм" дидем. "ТНВ" башлыгы Илшат Әминовтан телевидениедә бу мәсьәләгә ачыклык кертеп, тапшыру эшләүне сорап мөрәҗәгать иттем. Чаллыда КПРФ вәкиле Татьяна Гурьеваның Сталинга һәйкәл куйдырту тырышлыкларын "7 дней тапшыруында зурлап сөйләделәр, ә борын төбендәге Казандагы хәлләр турында ләм-мим. Мәскәүдән куркалар. Реакция белдерүче юк", ди Бәдретдинов.
Аның әйтүенчә, хәзер халык үзен 1937 елдагы кебек хис итә.
"Ул елларда да Советлар Берлегендә бер яктан Сталиннан куркып яшәгәннәр, репрессияләрдән шүрләгәннәр. Икенчедән, Европадан фашизм килә дип курыкканнар. Бүгенге көндә дә шундый ук хәл. Бер яктан хакимиятләрдән куркалар, икенче яктан фашизм килә дип куркалар. Русиянең үзендә фашизм баш калкыта", ди Рифат Бәдретдинов.
БУ ТЕМАГА: Казан мәктәбендә балаларны "Мин — урыс!" дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр. Ата-аналары ни уйлыйИсегезгә төшерәбез, 14 мартта DOXA басмасы Казан мәктәпләренең берсендә төшерелгән видео чыгарды. Әлеге видеода балаларны "Я — русский!" дип кычкырып бер кулын өскә күтәрергә мәҗбүр итәләр. Азатлык бу видеоның 186нчы лицейда төшерелгәнен ачыклады.
Татарстан ата-аналары мәгариф җитәкчелегеннән Казан мәктәбендә "Я — русский" җырын җырлатуны тикшерүне сорады. Алар республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга хат җибәрде.
"Татар һәм мөселман балаларын мәҗбүри рәвештә кул күтәртеп "мин - урыс" дип кычкырту - баланың милли үзбилгеләнүенә һөҗүм ясау, бала аңы белән психологик яктан манипуляция. "Мин - россиян" дигән сүз әле килешер иде. Мәктәп ул - белем бирү оешмасы! Без балаларыбызны, белем алып кеше булсыннар өчен, дәүләткә ышанып, мәктәпкә чыгарып җибәрәбез. Ә аларга НАТО, Донбасс, сәясәт турында сөйлиләр, хәзер җитмәсә аларның шәхси, рухи кыйммәтләренә дә һөҗүм башланды. Инде математика, физика дәресләре урынына балаларга мылтыктан ату дәресләре кертеп, 10-13 яшьлек солдатлар гына ясыйсыгыз калды!" диелгән хатта.
Казан мәгариф идарәсе 186нчы лицейда булган хәлгә аңлатма бирде.
"Шушы көннәрдә мәктәпләр "Зур тәнәфес" ("Большая перемена") фестиваленә әзерләнә. Репетициянең бер өлеше социаль челтәрләргә эләккән. Конкурс программасы өчен мәктәпләрнең берсе җырчы Шаманның "Я — русский!" җырын сайлаган. Залда утырган мәктәп укучыларының җырлап кул чөюе — коллектив әзерләгән номерның бер өлеше генә. Анда өстәмә мәгънәләр эзләп утырырга кирәкми. Балалар белән аралашкан педагогның гамәлләре укучыларны кимсетми дип ышанабыз. Шулай да, ул хезмәткәргә сүзләрне игътибарлырак сайларга һәм укучылар белән корректрак аралашырга кирәк дип әйтелде."
Бу — идарәнең рәсми аңлатмасы.
Шунысы кызык: "Зур тәнәфес" фестиваленең быелгы темасы — мәктәпнең көндәшлек тормышы. "Я — русский!" җырының мәктәпнең көндәлек тормышына нинди катнашы бар? Ул хакта Казан мәгариф идарәсе бер сүз әйтмәгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!