Әгәр Кырым Русия баскынлыгында калса, бу Украинага һәм аның бәйсезлегенә һәрдаим куркыныч янаячагын аңлатачак. Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров Азатлык радиосының украин хезмәте - Радіо Свобода эфирында белдерде.
"Кырымны үз контролендә калдырып, Мәскәү украин бәйсез дәүләтенең киләчәген томалый. Чөнки Мәскәү, Русия гел куркыныч тудырып торачак. Бернинди икътисади үсеш тә булмаяк. Хәзер ашлыкны чит илләргә чыгару өчен дә Кара диңгездәге бөтен портларны Русия белән килештерергә туры килә. Кемдер безгә "әйдәгез көтик", дип йогынты ясарга тырыша икән, бу аларның дәүләтегезнең бәйсезлегеннән баш тартыгыз дигән сүзе", диде ул.
АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен әйтүенчә, Украинаның контрһөҗүме якын атналарда башланачак һәм Вашингтон Украина кораллы көчләренең гамәлләренә ярдәм итәчәк. Бу хакта Германиянең Tagesschau басмасы хәбәр итте. Шул ук вакытта, Кырымны кайтару мәсьәләсенә килгәндә, Украин хакимиятләре бу мәсьәләне украиннарның ихтыярын исәпкә алып үзләре хәл итәргә тиеш, ди Блинкен.
6 апрельдә Бразилия президенты Лула да Силва Украинадагы сугышны туктату өчен, Кырымны Русиягә бирергә тәкъдим итте. Бу хакта Le Figaro басмасы язды.
- Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
- Киев үз җирләрен, шул исәптән 2014 елда аннексияләнгән Кырымны да тулысынча азат итми торып, Русия белән сугышны туктату турындагы сөйләшүләргә бармаячагын әйтә.
- Кырымның кабат Украинага кайтуын аеруча кырымтатарлар зарыгып көтә, чөнки соңгы елларда иң күп золымны нәкъ алар күрде һәм һаман да күрә.
- Сораштырулардан күренгәнчә, украиннарның 60 проценттан артыгы Русия белән сугыш озагракка сузыла, Көнбатыштан ярдәм азая калса да, оккупацияләнгән Кырымны корал кулланып азат итү омтылышын хуплаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!