Казанда чираттагы пропаганда чарасы — "Махсус операция геройлары" дип аталган күргәзмә эшләде. Азатлык хәбәрчесе дә анда барып, экскурсоводларның ни рәвешле пропаганда алып баруын тыңлап кайтты.
Мәҗбүри күргәзмәдә интегүләр
Мәҗбүри китергәч, автобус бирсеннәр иде. Монда безнекеләрнең кайсы маршрутта, кайсы таксида акча түләп килде.
Русия Украина җирләренә басып кергәннән бирле ил эчендә сугыш яклы агрессив пропаганда алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, киноиндустрия, урам чаралары һәм башкалар белән бергә даими күргәзмәләр дә әзерләнә. Бирегә мәктәп укучыларын, студентларны, бюджет хезмәткәрләрен мәҗбүри китертәләр. Максатлары — Украина дигән илнең бөтенләй булмавына, ул җирләрнең Русиянеке икәнлегенә, әлегә анда фашистлар яшәвенә, сугышның иң дөрес юл булуына инандыру. Узган язда — "НАТО. Рәхимсезлек хроникасы", быелның гыйнвар-февралендә "Украина. На переломах эпох" дип аталган күргәзмә эшләгән иде. 18 марттан 6 апрельгә кадәр "Махсус операция геройлары. Русия патриотик проекты" дип аталган күргәзмә оештырылды.
БУ ТЕМАГА: "Сак булыгыз, пропаганда!" Русия күргәзмәсе Украина турында Казанда ниләр сөйләде"Махсус операция геройлары" күргәзмәсенә дә, узганнарына кебек үк, төркемнәрне эреле-ваклы барлык уку йортларыннан, бюджет оешмаларыннан мәҗбүри китерделәр. ТИСБИ көллияте, Төзүчеләр лицее студентлары укытучыларының исемлек төзүе, шунда кемнәрнең килми калуын билгеләве, шул рәвешле килергә мәҗбүр итүләре белән уртаклашты. Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе студентларының берсе: "Мәҗбүри китергәч, автобус бирсеннәр иде. Монда безнекеләрнең кайсы маршрутта, кайсы таксида акча түләп килде", дип зарланды. Хәтта экскурсоводлар да ухылдады: "Сез бүгенгә 16нчы төркем инде, әле тагын бер төркем киләсе бар", диде берсе.
Пропаганда конвейеры әйләнә тора
Студентларның бу хәлләргә мөнәсәбәтен экскурсия барышында да ачык күрергә мөмкин иде. Аралашырга тырышкан экскурсоводның сорауларына тулы битарафлык, бер сүз дәшмәү, читтәрәк дивар терәп тору, арып чүгәләп утырулар күзәтелде. Экскурсовод Ростислав Фирсов андыйларга даими рәвештә кисәтүләр ясады. "Ул дивар синнән башка да басып тора", "мин геройлар турында сөйләгәндә алай басып торма, туры тор", "умырткаң авыртса, гер күтәр", "аңладым, сездән Көек бистәсеннән дә ераграк әйберләр сорарга ярамый икән", дип ачуланды. Интернетта "Русия — минем тарих" дип аталган тарихи парк турында калдырылган фикерләрне укысаң, Фирсовның башка экскурсияләренә дә шундый ук мөнәсәбәт булуын күрәсең. "Балаларны кимсетә", "дорфа сөйләшә", "арып утырсаң, урындыктан торгыза" кебек фикерләр шактый.
Татарстандагы суверенлык идеясен экскурсовод сугышка ишарәли
"Махсус операция геройлары" күргәзмәсе 7 тематик залдан тора. Гостомель, Чернобыль, Мариуполь заллары, герой-машиналар залы, бу күргәзмәне эшләгән авторлар турында гомуми зал һ.б. Һәр залда шушы шәһәрләрне басып алуда катнашкан хәрбиләр телгә алына, аерым шәхесләрнең "геройлыклары" сөйләнелә. Бер экскурсовод залның уртасына җиткәндә, икенчесе экспозициянең башыннан яңа төркем белән кереп, яңа экскурсиясен башлый. Шул рәвешле ялган пропагандасы конвейеры әйләнә тора.
Экскурсовод Ростислав Фирсов экскурсиясенең һәр өлешен Татарстан белән бәйләргә тырыша, суверенитет идеясенең Донбасстагы вакыйгаларга китереп җиткерергә мөмкин булуын әйтеп кисәтә, Шәймиев һәм аның дусларын шул контекстта искә ала.
— Милли сыйфатлары буенча кеше үтерү геноцид дип атала. Украина режимы Донбасс территориясендә 9 ел дәвамында шуның белән шөгыльләнә. Кайсыдыр төбәктә синең халкың белән шундый хәлләр күзәтелә икән, аны якларга кирәк дип уйлыйм. Шуңа охшаш вакыйгалар монда да күзәтелсә, илнең бу төбәкне ташламаячагы аңлашыла, — дип сөйли Фирсов.
Ә чынлыкта ничек?
Украинадан аерылып чыгарга теләгән фетнәчеләр (сүз Луһански һәм Донецки өлкәләрендәге сепаратистлар турында бара) Украинаны атышларда гаепли. Әмма Русия 2022 елның 24 февралендә Украинага бәреп кергәнче Донбасстагы вазгыять тынычлану ягына таба үзгәрә килде. 2021 елда, мәсәлән, Донбасста 36 кеше һәлак булган — күбесе атышлар сәбәпле түгел, ә шартламаган снарядлар белән эш итү аркасында.
Инде Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Донецкида даими рәвештә шартлаулар була.
— Герой Фроленков Брянскидан. Сез Брянскиның кайда булуын беләсезме? Карагыз, аеруча урыс балалары, каядыр баргач, сездән: "Ә Казан ул тәгаен Русиядәме?" дип сорамасыннар өчен, түбәтәй киертеп, гармун көенә биетмәсеннәр өчен, безнең зур илдә кемнәр яшәгәнен белеп тору яхшырак. Төрле төбәктә яшәсәк тә, без бер-беребездән беренче карашка тоелганча ук аерылмыйбыз. Ә Шәймиев һәм аның дусларының 30 ел буе төбәкнең аерым яшәве турындагы идеяне дыңгычлап тутырулары — ул исәнме, 2022 ел, дигән сүз, — дип дәвам итә Фирсов.
Ул Украинадагы вакыйгаларның ни өчен сугыш түгеллеген, "махсус операция" булуын җиңел генә аңлата.
— Сез Азов турында нәрсә беләсез? Ә Мариуполь турында? Анда соңгы елда нәрсәләр булды? Исемен булса да ишеткәнегез бармы? Супер. Көнләшәм сездән. Хәзер аның ни өчен "махсус операция" дип аталуын, ә сугыш түгеллеген аңлыйсызмы инде? Алайса башыннан ук башлыйк, — ди ул һәм 2014 елда сайланган хакимиятнең бәреп төшерелүе, хакимияткә Һитлер ягында үз халкына каршы көрәшкән "коллаборантлар" килүе, урысларны гел куркытып яшәтүләре, урыс теле өчен митингка чыгучыларга ут төртүләре турында сөйли башлый.
Кырым да референдум уздырып, үз теләге белән Русия составына кергән. Мариуполь дә Русиягә керергә теләгәнгә, Украина аннан үч алган: 450 мең кеше яшәгән шәһәрне утка тотып, чәчәк аткан кала урынында җимерекләр генә калдырган икән. Ахыр чиктә, ул Украина һәм Беларус җирләренең Русиянеке булуын һәм бу җирләрнең бөек урыс халкыныкы булуын аңлата.
Ә чынлыкта ничек?
Мариуполь Украинаның Донецки өлкәсенә керә. 2022 елның 1 гыйнварында шәһәрдә 425 681 кеше яшәгән. Русия Украинага бәреп кергәч, Мариупольгә дә һөҗүм итә. 2022 елның 20 маеннан бирле шәһәр — Русия оккупациясендә. Русия гаскәренең атышлары аркасында шәһәрдәге күпкатлы йортларның 90%ы җимерелгән, ә шәһәрдә яшәгән 350 мең кеше качакка әйләнгән. Украина хакимиятләре Русия башлаган сугыш аркасында Мариупольдә кимендә 25 мең кеше үтерелгән дип белдерә.
— Киевтагы радикаллардан куркып, Кырым 16 мартта референдум уздырды, 18 мартта инде Украинадан аерылып туган төбәгенә Русия дәүләтенә кире кайтты. Кайчан да булса Русиядә пропаганда бар дип уйлаган булсагыз — ул юк. Кызганычка юк. Пропаганда — ул украин телеканналарының унлап телерупордан Кырымның бу гамәле өчен җәзасын алачагы турында сөйләве. Ләкин бар төбәк Кырым сыман эшли алмый, чөнки географик яктан уңайсыз урнашканнар. Одесса, Харьков, Мариуполь, Днепропетровски, Днепр буендагы, Киевтан Херсонга кадәрле шәһәрләр алай эшли алмады. Аларга аны эшләргә дә кирәкми, чөнки Украина дигән ил бөтенләй юк. Аны 1922 елда төрле төбәкләрдән Ленин укмаштырган, шул рәвешле күбрәк территория белән идарә итәргә теләгән. Украин дигән милләт тә Советлар союзына кадәр беркайчан булмаган. Урыс халкы өч өлештән торган: бөек урыс халкы — великорус, Кече Русиядә һәм Днепр буенда яшәүчеләр — малорус, һәм өченчесе беларус дип аталганнар. Бу бер агачның өч тамыры. Аларны Киев режимы теләгәнчә бер-берсеннән аерып булмый. Кемнең дә булса украин сөйләмен ишеткәне бармы? Ул күбрәк урысча сүзләрдән һәм берничә поляк сүзеннән тора. Совет власте вакытында мөстәкыйль тел дип кабул ителгән, ясалма, синтетик тел, — ди Фирсов.
Ә чынлыкта ничек?
2014 елның мартында Кырымда узган референдумны дөньяның күпчелек илләре танымый. Күзәтүчеләр фикеренчә, тавыш бирү Русиядән килгән хәрбиләрнең психологик басымы астында барган, сораулар дөрес куелмаган, ә игълан ителгән нәтиҗәләр чын саннардан күпкә югары дип күрсәтелгән.
Украин милли хәрәкәте исә XVIII гасырның азагында ук оеша башлый.
Экскурсовод Фирсов Украинаның рәсми армиясе булмавы, Бандера, Шухевич һәм аның тарафдарлары җыелган җинаятьчел төркемнәр генә булуы, шуларга погоннар таратулары, шуңа күрә аның канунлы ил түгел, ә "банан республикасы" булуын сөйли. Экскурсиянең башыннан ахырына кадәр, сүз арасында, башка ил җитәкчеләрен, башка милләт вәкилләрен мыскыллау, кимсетү күзәтелә. "Байденны траптан егылып төшмәсен өчен нәрсә генә ашатып тоталардыр", "Украина ул ил түгел, ә әвәләнгән "Франкенштейн", "анда армия түгел, отморозоклар, террористлар" һәм башка шуның ише гыйбарәләр белән сөйләнелә.
"Фаҗигане сөйләмәү сәясәте булган..."
Күргәзмә дәвамында экскурсоводлар кайдадыр Русия хәрбиләренең җиңелүен дә танырга мәҗбүр. Тик мөмкин булганда алар бу хакта дәшми калдыра. Экспозициянең башында ук диярлек, Гостомельнең хәрби аэропорты турында сөйләгәндә, аны "әлегә калдырып торулары" әйтелә, ә менә Чернобыль турында сөйләгәндә, бу өлешен бөтенләй әйтмиләр.
— Бу яулап алынган беренче хәрби объект. Анда стратегик мөһим очкычлар урнашкан була. Ләкин соңрак, хәрби-стратегик куркынычсызлык максатында, безнең хәрбиләр аны калдырып торалар, әлегә ул Киев контролендә, — дип сөйли экскурсовод Гүзәл Мансурова.
Ә чынлыкта ничек?
Русия Гостомель һәм анда урнашкан һава аланына 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итә башлый. Ләкин инде 1 апрельдә Украина кораллы көчләре шәһәрне кире кайтара.
2022 елның 25 мартында президент Владимир Зеленский Гостомельгә "Украинаның герой-шәһәре" дигән мактаулы исем бирә.
Һәр залдагы тарих Советлар Союзы елларыннан башлана. Икечне Дөнья сугышындагы геройлар белән "бүгенгеләре"н чагыштырып, "буыннар арасындагы батырлыкларның дәвамлылыгы, традицияләрнең буыннарга тапшырылуы" турында сөйләнелә. Казан танк училищесында укып герой булган элекке хәрбиләр дә, Украина сугышындагылар да искә алына. Мисал өчен, танкта икесе бергә һәлак булган, герой исеме алган Казан егете Дамир Гыйлемханов белән Лениногорски егете Дамир Исламовлар тарихы тәфсилләп аңлатыла.
Чернобыльдәге вакыйгалар да Совет елларындагы фаҗигане искә алудан башлана. Узган ел Русия хәрбиләренең коточкыч экологик катастрофаны булдырмыйча, аны Украина армиясе белән үзара килешүләр нәтиҗәсендә алуы әйтелә. Ә менә хәзер инде аның кабат Украина җирләре булуы турында әйтелми.
— 1986 елның 26 апрелендә Чернобыльдә 4нче атом реакторы шартлап, дөнья күләмендә экологик фаҗига була. Ай буе янгынны сүндерә алмыйлар дип хәтерлим. Бу Советлар берлеге чоры, ә ул вакытта проблем турында сөйләмәү сәясәте булган, без беркайчан да зур фаҗигаләр турында башкаларга әйтмәгәнбез. Шундый гыйбарәне хәтерлим: буржуйларда очкыч шартласа — корбаннар, ә бездә очкыч шартласа — бар да исән, дигәннәр. Бу очракта да куркыныч трагедия халыкка хәбәр ителми. Ә радиоактив болыт бар һәм ул күбрәк көнчыгыш Украинага, Киевка, көнбатыш Украина һәм Беларус җирләренә тарала. Бу җирләр агулана. Бу вакытта шәһәрне ябарга, аны юарга, радиация тузаныннан чистартырга, кешеләрне өйдән чыгармаска кирәк, ә шул вакытта Мәскәүдән 1нче май бәйрәме демонстрациясен уздырырга дигән карар төшә. Бу партиянең җинаятьчел гамәле була. Украинаның обком сәркатибе, трибунада улы белән бергә басып торып, шул рәвешле бөтен дөньяга "бездә бар да яхшы" дигән хәбәр сала. Шуңа Чернобыль электростанциясендә сугышырга һич ярамый. Әйтергә кирәк, атом төш коралы үзенең зыяны буенча иң куркынычы. Ә сез беләсезме, 1945 елда Америка да Һиросима белән Нагасакига ике атом төш коралы ташлаганын? Аның инде кирәге дә булмаган, Япония ул чакта капитуляциягә әзер булган. Америка шулай итеп Советлар берлегенә үзенең көчен, куркыныч коралы барлыгын гына күрсәткән. Мин әле күптән түгел белдем: 1945-1949 елларда Америка белән Англия безгә сугыш игълан итәргә җыенган, 80 миллион совет кешесен үтермәкче булганнар, аларны 1949 елда булган атом төш бомбасын сынаулар гына туктатып калган. Хәзер шуңа шатланам: ярый әле безнең ил җитәкчеләре 1990нчы елларда Украинадан атом төш коралын чыгарганнар. Бу вазгыятьтә иң куркынычы — ул шартлаткыч тоткан маймыл, — дип сөйли Гүзәл Мансурова.
Мөгаен, бу урында фаҗига масштабларының әле дә сер итеп саклану сәясәтенең дәвам итүе, сугышта һәлак булучыларның саны соңгы тапкыр 2022 елның сентябрендә хәбәр ителүе турында да әйтергә кирәктер дә бит... Тик ул хакта ләм-мим. Ул чакта саклану министры Шойгу 5937 хәрбинең үлеме турында әйткән иде.
Мариуполь шәһәрен ул "Русиянең яңа заман тарихына мәңгегә керәчәк шәһәр" дип атый.
— Мариупольне азат итү операциясе 2022 елның 25 февралендә башлана. Ул 400 мең кешелек чәчәк ата торган шәһәр иде, хәзер анда 100 мең кеше яши, ди ул.
Әмма Фирсовтан аермалы буларак, ул аны Украина җимерде, 150 мең кешене үтерде, дип сөйләми.
Заллар арасында Мансурова сәясәткә бәйле үз фикерләре, кичерешләре белән уртаклаша. Путинның күптән түгел Мариупольгә килүен зур батырлык итеп телгә ала.
— Путинны кулга алырга дигән ордер бар бит. Миңа кызык: болар тагын нинди идиотизмга барып җитәчәкләр икән?! Безнең президент хәзер халыкара эзләнүдә дип аңлыйм. Менә шул ордер язылуга, ул Кырымның Русиягә кушылуның 9 еллыгына, очкыч белән Акъярга килде, аннары Мариупольгә боралакта очты. Мин шуны күргәч телсез калдым. Бу төшемме соң, өнемме, дип уйладым. Ул сугыш хәрәкәтләре барган җирләрдә көне буе машинада Марат Хөснуллин белән йөреп торды, шәһәрне төзекләндерүне, анда яшәүчеләргә фатирлар бирүне карады. Беләсезме, көнбатыш басмалары аны ничек дип атады: "Дерзкий Путин", диделәр. Минемчә, бу иң зур бәя, — дип сөйли Мансурова.
Ул Украина җирләренең һәрвакыт Русиянеке булуын, бөтен ил тарихы Киевтан башлануын билгеләп уза. Аннан соң санкцияләрнең ил өчен никадәр файдалы булуын сөйли.
— Русияне күрә алмаган премьер-министр Маргарет Тетчер да үз вакытында "Русиягә каршы санкцияләр кертмәгез, алар сезгә каршы әйләнер", дип язып калдырган. Бу — безнең төп дошманыбызның сүзләре. Германия канцлеры Бисмарк та "Беркайчан да Русия белән сугышмагыз", дигән. Урыслар беркайчан да бирелми, дибез без. Хәзер инде безнең заман геройлары безнең ил тарихына мәңгегә язылды. Олылар мине аңлар: сугышка кадәр яшәрмен дип беркайчан да уйламаган идем. Әфганстан сугышы булганда, ул ерак иде, Сүрия дә ерак, ә бу бит туган славян халкы, шуңа бу хәлләр бик авыр кабул ителә, — дип сөйли исеме дә, фамилиясе дә татарныкы булган Гүзәл Мансурова...
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!