Сугыш вакытында Русия үз биләмәләренә алып чыккан Украина балаларының бер төркеме кайтарылган. Бу хакта Save Ukraine хәйрия оешмасының башкарма мөдире Николай Кулеба хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Украинага 33 бала кайтарылырга тиеш булган.
"Кызганычка, ике баланы алырга тиеш булган әби әлеге миссияне үтәгәндә үлеп калды". диде ул.
Балаларны алырга килүчеләрнең якыннарын Русиядә ФСБ күп сәгатьләргә сузылган сораштыру узарга мәҗбүр диелә.
23 мартта Русия аланнарыннан Украинага 17 бала кайтарылган иде. Алар арасында үзләрен кыйнауларына зарланучылар булды.
Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр. Әлегә 300дән артык бала гына кире ватаннарына кайта алган.
Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.
Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.