Басып алынган төбәкләрдән Русия хакимиятләре алып чыккан 24 баланы Херсонга кире кайтарганнар

Херсон һәм Харьков балалары. Архив фотосы

Волонтерлар әйтүенчә, бу иң катлаулы коткару миссияләренең берсе булган. “Русияләр балаларның әти-әниләренә 13 сәгатьлек сорау алу оештырды, соңрак аларны пропаганда репортажында катнашырга мәҗбүр итте”, диелә хәбәрдә.

Сугыш вакытында Русия үз биләмәләренә алып чыккан Украина балаларының тагын бер төркеме кайтарылган. Украинаның Херсон өлкәсе хәрби хакимияте белдерүенчә, 24 бала кире өенә кайтарылган.

Балаларны кайтаруга Save Ukraine хәйрия фонды волонтерлары булышкан. 10 апрельдә Херсонда аларны Херсон өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин каршылаган.

Волонтерлар әйтүенчә, бу иң катлаулы коткару миссияләренең берсе булган.

"Русияләр балаларның әти-әниләренә 13 сәгатьлек сорау алу оештырды, соңрак аларны пропаганда репортажында катнашырга мәҗбүр итте", диелә хәбәрдә.

8 апрельдә Украинага 31 баланы кайтардылар. Save Ukraine башкарма мөдире, президентның элекке бала хокуклары вәкиле Николай Кулеба моны бишенче коткару миссиясе иде диде.

23 мартта Русия аланнарыннан Украинага 17 бала кайтарылган иде. Алар арасында үзләрен кыйнауларына зарланучылар булды.

  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
  • Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр. Әлегә 300дән артык бала гына кире ватаннарына кайта алган.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!