Башкортстанда генерал Шәйморатов медале булдырырга тәкъдим итәләр

Әлеге медальне “батырлык һәм кыюлык” күрсәтеп, җәмәгать тәртибен саклаучыларга, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткаручыларга, гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби, сивил хезмәт бурычларын үтәүчеләргә бирү тәкъдим ителә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров генерал Шәйморатов исемендәге медаль булдырырга тәкъдим иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза. Моның белән бәйле рәвештә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр турындагы канун маддәсенә үзгәрешләр кертергә ниятлиләр. Канун өлгесе Корылтай президиумы карамагына җибәрелә.

Әлеге медальне "батырлык һәм кыюлык" күрсәтеп, җәмәгать тәртибен саклаучыларга, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткаручыларга, гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби, сивил хезмәт бурычларын үтәүчеләргә бирү тәкъдим ителә.

2019 елда генерал Шәйморатов ордены булдырылган иде. Ул шул ук исемдәге медальгә медальгә караганда республикада зуррак дәрәҗәгә ия бүләк булачак дип фаразлана. Орденны гомерен куркыныч астына куеп, хәрби, сивил, хезмәт бурычларын үтәгәндә каһарманлык кылучыларга тапшырачаклар.

Хәзергә кадәр Башкортстанда Шәйморатов ордены барлыгы 343 кешегә тапшырылган диелә.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме бик еш телгә алына.
  • Әйтик республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Кайбер белгечләр аны төзүне дә Радий Хәбиров тәкъдим иткән дигән иде.
  • Башкортстан үзендәге мәктәпләрне читкә куеп торып, беренче чиратта фетнәчел Луһански төбәгендәге Шәйморатов исемендәге мәктәпне сипләде.
  • Былтыр сентябрьдә Уфада Донбасстагы референдумнарны хуплап "Шәйморатов дәвамчылары үзләренекен ташламый" митинг-концерт та уздырдылар.
  • Башкортстан мәктәпләрендә генерал Шәйморатов исемендәге сыйныфлар ачылды. Сыйныфларга иң алдынгы укучыларны сайлап алганнар, аларны уен коралларында уйнарга, көрәшергә өйрәтәчәкләр, хәрби әзерлек тә биреләчәк.
  • Былтыр Башкортстанда 11 октябрь – Республика көнендә генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылган иде. Журналистлар аны республика һәм шәһәр бюджетына бер миллиард сумнан артыкка төшкән дип исәпләп чыгарды.
  • Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Башкортстаннан - 592 хәрбинең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!