Иске Таш мәчете янында Казанны яклап шәһит китүчеләрнең каберләрен эзли башлаганнар

Казанның Иске Таш мәчетен тергезү эшләре

Риваятьләргә күрә, мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән. 

Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчете янында Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышкан татарларның каберен эзли башлаганнар. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Надир Шәйморатов журналистларны мәчеттә алып барылучы реставрация эше белән таныштырган вакытта белдергән.

Каюм Насыйри хезмәтләрендә Иске Таш мәчете Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып ятып калган 10 мең мөселман җирләнгән урында төзелүе әйтелүен белдергән Шәйморатов.

"Без ике-өч урында казу эшләре алып бардык, археологларны чакырдык. Әлегә нәтиҗәләре юк, ләкин бу эшне дәвам итәргә җыенабыз. Бу зыярат итәргә теләүчеләргә яхшы урын булыр иде", дигән ул.

Хәзерге вакытта Иске таш мәчетендә реставрация алып барыла. Бүгенгә мәчетнең нигезен, гидроизоляция, кирпеч диварларын ныгыту эшләре тәмамланган. Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин реставрациянең тышкы өлеше сентябрь аена тәмамланачагын белдергән. Шуннан соң интерьерлар эшенә керешәчәкләр.

Надир Шәйморатов искә алга таба мәчет янында мәдрәсә төзелүе хакында да хәбәр иткән.

"Мәчетнең тышкы өлеше кышка әзер булачак. 2024 елның җәенә реставрация һәм эчке эшләрне тәмамларга җыенабыз. Алга таба мәчеттән ерак булмаган урында мәдрәсә һәм хәләл кафе төзергә җыенабыз", дип белдерде ул.

БУ ТЕМАГА: Яңа татар бистәсе: үткәне данлы, бүгенгесе шомлы. Ә киләчәге?
  • Иске Таш мәчет (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа бистәдә урнашкан. Риваятьләргә күрә, мәчет 1552 елда Казанны урыс гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930нчы елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет буларак кулланыла башлый.
  • Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Иске Таш мәчеттә төзекләндерү эшләре 2021 елда башланды. Ул 140 миллион сумга төшәчәк диелде. Мәчет имамы Надир Шәйморатов сүзләренчә, бу эш кузгалып китсен өчен төрле инстанцияләргә йөзләгән хатлар юлланган.
  • Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Мәрҗәни мәчетен төзекләндерергә кушты. Мәчетне соңгы тапкыр 2005 елда сипләгәннәр иде. Миңнеханов реставрация эшләре өчен документлар әзерләргә, бинаның алгы ягын һәм түбәсен тәртипкә китерергә кушкан. Төзекләндерү берничә этапта башкарылачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!