Литва татарларының Немеж авылында Рамазан ае

Немеж авылында беренче агач мәчет 1684 елда салынган. Ул янган, яңасы 1909 елда төзелгән. Совет чорында мәчеттә склад булган. Литва бәйсезлек игълан иткәннән соң, мәчет мөселман җәмәгатьчелегенә кайтарылган. 1993 елда бинасы төзекләндерелгән.

Татар мәчете һәм иске зиратның тарихы литва телендә

Рамазан аеның соңгы көннәрендә узган ифтарга 30лап кеше җыелган

Ифтар күчтәнәчләре

Немеж авылындагы иске татар зиратында мөселман каберләре

Литва татарлары мәдәниятенең зур өлеше, мәчетләр, зиратлар Совет чорында җимерелгән. Әмма Литва 1990 елда бәйсезлеген торгызганнан соң, хакимият Литва татарлары мәдәниятен торгызырга ярдәм иткән.

Зиратта татар каберләре

1995 елда Казанда нәшер ителгән Литва татарларының тарихы турында китап мәчет китапханәсендә саклана

Хәзер Литвада барлыгы 4 мәчет эшли: Немежда, Вильнюс районында урнашкан Кырык Татар авылында, Алитус янындагы Райҗәйдә һәм Каунас шәһәрендә

Татар каберләре

Мәчет Татар урамында урнашкан

Нежмес авылы мәчетендә татар теле һәм ислам дәресләре уза

Татар каберләре

Мөселман каберләре

XV гасырда Балтыйк диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр җирләрне биләгән Литва Кенәзлегенә көньякта кырымтатарлар яшәгән мөселман җирләре дә кергән. Татарлар литва җирләренә XV гасыр башында күченгән. Биредә аларны Литва татарлары дип йөртәләр. Алар туган телләрендә инде сөйләшми, әмма диннәре һәм татар-мөселман исемнәре сакланган.