Русия басып алган Донецки өлкәсе мөселманнарын Мәскәү һәм Ростовта укытырга җыеналар

Равил Гайнетдин һәм Рәшит Брагин

Беренче эш итеп фетнәчел "ДНР" имамнарыннан башларга җыеналар.

Русия басып алган Украинаның Донецки өлкәсе дин әһелләрен Мәскәү ислам институтында һәм быел ачылачак Ростов ислам көллиятендә укыта башлаячаклар. Бу хакта Русия Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ДНР"да басып алучылар оештырган "Донецки мөхтәсибәте" имамнары киләсе уку елында белем ала башлаячак. Имам-мөхтәсиб Рушан Таировның инде Мәскәү ислам институты студенты булуы әйтелә. Донецки өлкәсенең Тореза шәһәре имамы Сәйдәш Әхмәдышев киләсе уку елында укый башларга җыенуы да хәбәр ителә.

Украинаның басып алган территорияләрендәге мөселманнарның бер өлеше Дондагы Ростов шәһәрендә белем алачак диелә. Быелның сентябрь аенда Ростов ислам көллиятен ачарга җыеналар. Уку йорты имамнар әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

24 февральдә Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. 22 апрельдә Шахтерски шәһәрендә "ДНР"ның Диния нәзарәте (Донбасс мөхтәсибәте) оештыру конференциясе үтте. "ДНР" мөфтияте рәисе итеп Рәшит Брагин, имам-мөхтәсиб булып Рушан Таһиров билгеләнде.

"ЛНР" имамнары исә Әлбир Крганов мөфтиятенә кушылды. Украина мөфтияте аларга басым булган дип белдергән иде.

Шул ук вакытта Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул мобилизациядән качарга, йә әсир төшәргә тәкъдим итте.

Моңа кадәр Киев татары Зөлфирә Бойко Украинада фашистлар юк, дин иреге бар дип Азатлыкка сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз