Дума Башкортстан депутатларының Украинадагы сугышта катнашучыларны эштән җибәрмәү турындагы канун өлгесен кире каккан

Иллюстратив фото

Иллюстратив фото

Башкортстан парламенты депутатлары Украинадагы сугышта катнашучыларны һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләрне кыскартулар булганда эштән җибәрмәскә тәкъдим иткән иде.

Русия думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары тәкъдим иткән ике канун өлгесен кире кагарга киңәш иткән. Башкортстан парламенты депутатлары Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм пенсия яшенә җитеп килүчеләргә эш урыннарында өстәмә гарантияләр бирергә тәкъдим иткән иде. Кыскартулар булганда, эш урынын саклап калу хокукы беренче чиратта бу кешеләргә бирелергә тиеш, дип искәртте алар.

Дума комитеты карарында әйтелгәнчә, ике канун өлгесен дә Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хупламаган.

Башкортстан Корылтае Думага бу канун өлгеселәрен былтыр декабрьдә керткән иде.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев фикеренчә, хәзерге вакытта аларның хезмәт хокуклары кануннар белән якланмаган.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
  • Төбәк башлыгы Радий Хәбиров та "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы сугышчыларны мәктәп мөдирләренең патриотик тәрбия бирү ярдәмчеләре итеп куярга яки дәүләт хезмәтенә алырга да киңәш иткән иде.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән. Сентябрьдә Башкортстан Корылтае берьюлы өч укылышта, Украинадагы сугышта һәлак булучы ихтыяриларның гаиләләренә икешәр миллион сум түләү турындагы канун өлгесен кабул итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!