Радий Хәбировтан Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетенә гөмбәзен куюны сорыйлар

Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы

Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде. Шул ук вакытта Башкортстан түрәләре апрель башына мәчет гөмбәзе төзәтеп куелачак дигән иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "ВКонтакте"дагы рәсми сәхифәсендә Илгиз Януров исемле ир Салават Юлаев һәйкәленең һәм "Әр-Рәхим" мәчетенең күренешеннән зарланып фикер калдырган.

Аның әйтүенчә, Уфага килгән туристлар Юлаевка куелган сынны күреп, "йөз җыерган".

"Һәйкәлне яхшы хәлгә китерергә – буярга булса да ярамый мени соң ул? Мәчеткә дә гөмбәзен куярга кирәк", дип яза ул.

Януров фикеренчә, шәһәрнең тышкы күренеше - республиканың башлыгы турында да сөйли.

Ирнең фикеренә Башкортстан үзәк идарәсе җавап калдырган. Салават Юлаев һәйкәленә килгәндә, 26 апрельгә кадәр мәгълүмат бирәчәкләре әйтелгән. Җаваптан күренгәнчә, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчет гөмбәзе белән бәйле "Грант" оешмасы белән сөйләшүләр уздырган. Гөмбәзне әлеге оешма җитештерәчәк, ул зыян килгән корылма урынына яңасын әзерләү белән шөгыльләнә башлаган диелә.

Шулай ук "Грант" оешмасы калган калган мәчет манараларын да ныгыту, аларның хәлен өйрәнү белән бәйле эшләр башкарган диелә җавапта.

20 мартта оператив җыелышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Әр-Рәхим" мәчетенең гөмбәзе килеп төшүгә фикер белдергән иде. Ул бу хакта 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.

"Зур эшкә кайчан тотыначагыбызны ачык һәм төгәл әйткән идем. Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", диде ул.

14 мартта Башкортстан башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре шурасы рәисе Азат Фәттахов Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетенең егылып төшкән гөмбәзен "якындагы ике атна эчендә" төзәтеп куячаклар, дип ышандырган иде.

  • 13 мартта Уфада көчле җил аркасында "Әр-Рәхим" мәчетенең бер гөмбәзе килеп төшкән иде. "Бизнес online" аның 3,2 тонна авырлыкта булуын яза.
  • Бу мәчет - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар.
  • Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сораган иде. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" диде һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәртте.
  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик, узган ел июньдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме - башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • Былтыр декабрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка матбугат очрашуында Уфада инде озак еллар төзелеп килүче "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете турында сорау бирелде. "Мәчет төзелеп бетәчәк. Ләкин аңа кесәңдә 2 млрд булмый торып якын килеп булмый. Бу сумманы икегә тапкырлагыз. Әмма киләсе елларда мондый акчалар булмаячак. Бүген без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итү, икътисад үсешен тәэмин итү турында уйлыйбыз", диде Хәбиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!