26 апрель – Туган тел көнендә Татарстанның иң югары дәүләт бүләге саналучы Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.
Бүләккә "Аучы җыры", "Чоңгыл", "Иман капка ачканда", "Себерем — үз җирем" шигырь җыентыклары өчен Себердән шагыйрь Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова, архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете һәм парклары) Фирдәвес Ханов лаек дип табылды.
Быел Тукай премиясенең күләме артты, элекке елларда аның күләме 500 мең сум булса, хәзер ул 1 миллион сумны тәшкил итә.
Быел республиканың иң мөһим һәм мәртәбәле премиясенә намзәтләр саны күп булды, барлыгы унөч кеше. Алар арасында каләм ияләре, рәссамнар, музыка белгечләре, театр коллективлары, кинорежиссерлар, архитекторлар да бар иде.
Намзәтләр арасында берничә тапкыр дәгъва итеп тә премияне алмаучылар да, беренче тапкыр номинантлар исемлегенә эләгүчеләр дә булды.
Мәсәлән, 91 яшьлек шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны Татарстан язучылар берлеге ике ел рәттән Тукай бүләгенә тәкъдим итте, әмма аңа бүләк быел да бирелмәде. Аңа Халык шагыйре исеме бирелде.
БУ ТЕМАГА: Тукай бүләге татарны чукындыручыны данлаган фильм өчен бирелә аламы?Намзәтләрнең кайсысын алма, алар һәм әсәрләре татар сәнгатенә турыдан-туры бәйле. Шулай да бер намзәт - режиссер Алексей Барыкин күп сораулар тудырды. Ул "Заступница", "Осанна", "Святитель" трилогиясе өчен тәкъдим ителде. Әмма Барыкинның "Святитель" фильмы Казан һәм Әстерхан митрополиты, соңрак Мәскәү патриархы булган Гермоген язмышы турында.
Ул турыдан-туры Казан ханлыгының җимерелүе, татарларны көчләп чукындыру тарихы белән бәйле. Барыкин Тукай бүләгенә ия булырлык шәхес икәнен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты да, Татарстанның кинематографистлар берлеге дә дәлилләп хат юллаган иде.
Комиссия эшчәнлеге белән таныш булган сәнгать әһеле (ул исемен атамауны сорады - ред.) Барыкинның намзәте бары тик Мәскәү каршында баш ию диде. "Тукай премиясен теләсә кем ала ала. Милләтенә карамый. Кинорежиссер буларак ул көчсез, талантсыз. Бу әсәрләре дә йомшак итеп әйткәндә, урта куллы. Ә Тукай бүләгенә югары профессиональ осталык белән иҗат ителгән, оригиналь әсәрләр тудырган кешеләр генә дәгъва итә ала. Киноларының темасы да, ясалышы да игътибарга лаек түгел, шул гарьләндерә", дигән иде ул Азатлыкка.
- Былтыр Тукай бүләгенә "Җил көймәсе" (2009), "Әкиятче малай" (2016) китаплары өчен Ләбиб Лерон, "Казан күгендә ай" гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров лаек дип табылган иде.
- Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!