Башкортстанда ике гимназиягә Мортаза Рәхимов исеме бирелгән

Мортаза Рәхимов (1934 - 2023)

Республиканың элекке президенты исемен  Күмертаудагы 3нче гимназия-интернат һәм Күгәрчен районының Морак авылындагы гимназия йөртәчәк.

Башкортстандагы ике мәктәпкә Мортаза Рәхимов исемен биргәннәр. Республиканың элекке президенты исемен Күмертаудагы 3нче гимназия-интернат һәм Күгәрчен районының Морак авылындагы гимназия йөртәчәк.

Бу хактагы карарны Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров имзалаган, дип хәбәр итә РБК.

Документтан күренгәнчә, Күмертау мәктәбе исем алыштыру белән бәйле чараларны үз акчаларына башкарачак. Моракта исә чыгымнар район бюджетына төшәчәк.

  • Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Шуннан соң республикада Рәхимов исемен мәңгеләштерү белән бәйле тәкъдимнәр дә, низаглар да булды.
  • Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовка һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Аны Дәүләт җыены бинасы каршысына куймакчылар. Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанның беренче президентына куеласы һәйкәлнең авторы - сынчы Салават Щербаков булырга мөмкин. Шулай ук ул Рәхимов исемен Уфадагы яңа урамнарның берсенә һәм Башкортстан башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә бирәчәкләрен, бу хактагы фәрман өлгесенең әзер булуын җиткерде.
  • Башкортстанның Шамонин авылында яшәүчеләр авыл исемен Мортаза Рәхимов хөрмәтенә үзгәртүгә каршы чыккан иде. Алар Башкортстанның беренче президенты исемен мәңгеләштерүнең башка юллары да бар, әйтик, аның исеме белән паркны яки мәктәпне атарга булыр иде дип белдерде.
  • Уфаның мөселман зиратында Башкортстанның беренче президентын җирләр өчен дистәгә якын иске каберне җир белән тигезләделәр. Рәхимов каберенә илткән юлда 2 метр киңлектә яңа сукмак салынды. Төбәкне өйрәнүчеләр, активистлар зираттагы каберләрнең төгәл реестрын булдырырга чакырды.

Белешмә: Мортаза Рәхимов

  • Мортаза Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкортстанның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган.
  • 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаган, Уфаның нефть эшкәртү заводында эшли башлаган.
  • 1964 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1990 елга кадәр нефть эшкәртү заводында җиһаз башлыгы, җитештерү цехы башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары, соңыннан баш инженер һәм завод мөдире (1986 - 1990) булып эшләгән.
  • Совет берлегенең халык депутаты һәм Югары шура әгъзасы, шулай ук, Башкортстан халык депутаты һәм Уфаның шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.
  • 1990 елның 7 апреленнән 1993 елның 24 декабренә кадәр — Башкорт АССРның Югары шура рәисе.
  • 1993 елның 25 декабреннән 2010 елның 15 июленә кадәр — Башкортстан президенты.
  • 2010 елның 22 октябреннән — "Урал" хәйрия фонды шурасы рәисе.
  • 2023 елның 11 гыйнварында 88 яшендә вафат булды.
  • Хатыны — Луиза Рәхимова. Улы — Урал Рәхимов, "Башнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе, 2005-2012 елларда Русиянең иң бай кешеләренең берсе (Forbes журналы версиясе).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!