2023 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында тапшырыла торган "Тяжело с татарским" антипремиясе ике оешмага тапшырылды. Татар телен тиешле дәрәҗәдә кулланмау шелтәсе Казанның "Иске шәһәр" префектурасы һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка бирелде, дип игълан итте акция оештыручылары.
"Иске шәһәр" префектурасына антипремия моңарчы 2021 елда инде тапшырылса да, оешма үз эшчәнлеге төзәтмәде, сайтта һәм социаль челтәрләрдә эшчәнлекне тулысынча диярлек урыс телендә генә алып бара диелде. Азатлык та дәүләт оешмасы социаль челтәрләрен карап чыгып, татарча бары тик берничә пост кына тапты.
2022 елда ачылган Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркның эчке навигациясе Татарстанның ике дәүләт телендә башкарылса да, тышта аның исеме зур хәрефләр белән урыс телендә генә язылган. Казан урамнарында зур хәрефле атамалар да зур әһәмияткә ия, IT-паркка белдерелгән шелтәгә оешма игътибар итмәгән, ди премия тапшыручылар.
Шул ук вакытта, ел саен антипремияләр белән бергә татар телен хөрмәт иткән хосусый оешмалар да атала. Быел "рәхмәт хаты"на Яндекс ширкәте ия булды. Бүләк аңа Татарстан дәүләт телләре турында канунны үтәү һәм "Яндекс. Карты" хезмәтендә татарча навигация булдыру өчен бирелде.
Азатлык моңарчы хәбәр иткәнчә, март аенда "Яндекс Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигатор барлыкка килде. Татарча тавышны танылган җырчы Айгөл Гайсина (АИГЕЛ) яздырды.
БУ ТЕМАГА: "Тяжело с татарским-2021": татар теле кайсы оешмаларда кыенлык тудыра"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.
"Тяжело с татарским" антипремиясе кемнәргә бирелде?
- 2012 ел: "Универсиада" дирекциясе
- 2013 ел: Казан мэриясе һәм Татарстанның электрон хөкүмәте
- 2014 ел: Казан Кирмәне, симфоник оркестр, Җәлил опера һәм балет театры, "Әкият" курчак театры
- 2015 ел: "Халык контроле" хезмәте һәм Татарстан иҗтимагый пулаты
- 2016 ел: Үзәк сайлау комиссиясе
- 2017 ел: РЖД (Русия тимер юллары) һәм "Содружество" оешмасы
- 2018 ел: Татарстан экология министрлыгы
- 2019 ел: "Kazan Expo" үзәге
- 2020 ел: Татарстанстат
- 2021 ел: "Иске шәһәр" префектурасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы
- 2022 ел: Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге һәм Казансу елгасы яры территориясе
- 2023 ел: Казанның "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-парк
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!