Иҗат әһелләре Миңнехановтан Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерүне сорады

Моннан тыш, Миңнехановтан Русия төбәкләрендәге татар теле укытучылары берлеген оештыруда, ун елдан билгеләп үтеләчәк Кол Гали юбилеена әзерлек башлауда, музей һәм китаплар бастыруда ярдәм соралды.

26 апрель, Туган тел көне уңаеннан, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар иҗат әһелләре белән очрашты. Казан Кирмәнендәге күргәзмәләр залында узган утырышта нигездә берничә көн алдан килештерелгән сораулар бирелде. Шулай да аралашу барышында сценарийда язылмаган мәсьәләләр дә күтәрелде. Миңнеханов үз чиратында барлык сорауларга сакчыл җавап кайтарырга тырышты һәм ни сәбәпледер үз фикерләрен җиткергәндә микрофонсыз сөйләүне хуп күрде.

Очрашуда алдан билгеләнмәгән мәсьәлә — язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый исеменә бәйле иде. Тел, әдәбият һәм сәнгать иинституты (ТӘСИ) галимәсе Ләйлә Дәүләтшина Казан урамнарына билгеле шәхесләр исемен бирү генә җитми, QR-код аша мәгълүмат җиткерергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов моны хуплады. Шуннан соң Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Казан урам исемнәрен тәнкыйтьләп чыкты һәм Гаяз Исхакый исемен телгә алды.

Ркаил Зәйдулла сорау бирә

— Гаяз Исхакыйга, Тукай белән янәшә торган шәхес, зур язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә, аның исеме бирелгән урам базар артында урнашкан. Ике йорт та ике офис. Кечкенә генә урам. Исхакый кебек бөек колачлы кешене бөтен төрки дөнья белә. Мәсәлән, Париж коммунасы урамының безгә нинди катнашы бар? — дип мөрәҗәгать итте Зәйдулла Миңнехановка.

Гел әйбәт кеше исемен генә дә куеп булмый. Бераз начар кешеләр дә булсын

— Алай димә син. Ленинның катнашы бар бит, — дип җавап кайтарды Миңнеханов. Бу фикер белән Ркаил Зәйдулла да килеште һәм Миңнеханов дәвам итте. — Төрле фикер бар. Әйдә, алып атабыз, әйдә башкача… Бу әйберләрне бик акыллы гына уйлап эшләргә кирәк. Гел әйбәт кеше исемен генә дә куеп булмый. Бераз начар кешеләр дә булсын.

Зәйдулла бүген Казанда Степан Халтурин исемен йөрткән урамны атады һәм шәһәрдә "террорчы"га урын бирелүен дә әйтте.

— Шейнкман урамы да бар (Казан Кирмәненең үзәк урамы). Андый мәсьәләләр бар. Урам исемнәрен карап чыгарга кирәк. Ашыгып эшләргә ярамый. Теге вакытта террорист булмаган инде ул, — диде Миңнеханов.

Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина сүз алды һәм Гаяз Исхакыйның исеме фәнни яктан мәңгеләштерелде һәм өйрәнелде дип бәхәсне йомшартырга тырышты.

— Гаяз Исхакый дигәч, кушылып китим әле, — диде ул. — Аның тууына 145 ел тулуга багышланган конференция үткәрдек. Шәхеснең исемен мәңгелләштерү өчен урамнар, һәйкәлләр кирәк, шул ук вакытта Татарстан хөкүмәте Исхакыйның 15 томлыгын чыгарды. Бик тиз арада ул мирасханәдә эшләнде. Академиянең элекке президенты Мансур Хәсәнов аның иҗаты нигезендә 5 кандидатлык диссертация яклатты. 145 елы уңаеннан Гаяз Исхакыйның мирасы, фонды тулысынча безгә кайтты. Аның көндәлекләрен беренче этапларын чыгарып каршы алдык. Бу да мәңгелләштерү һәм популярлаштыру. Татарстанның фәнни мәктәпләре XIX яисә ХХ гасырда гына көчле түгел. Бүген дә без төрки халыкларның фәннәре белән чагыштырганда, әле алар башлап килә торган проектларны без инде тәмамлап киләбез. Бездә көч күп һәм сезнең ярдәм белән бу көчне тагын да арттырырбыз дип исәплибез.

Чарада катнашучылар

Казанда Гаяз Исхакый урамы Борхан Шаһиди белән Мәскәү урамнары арасында урнашкан. Әлеге кечкенә генә урамга аның исеме 2005 елда бирелде.

Быел "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстанда Гаяз Исхакыйның туган көне милли юлбашчы көне буларак рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертелергә тиеш дигән тәкъдим белән чыккан иде. Активистлар Казанда Гаяз Исхакый истәлегенә һәйкәл һәм музей ачылуын, аның исеме Татарстандагы мәктәп-университетларга, барлык шәһәрләрдәге урам һәм мәйданнарга, метро станцияләренә бирергә таләп итте.

Очрашуда калган мәсьәләләр алдан килештерелгән нигездә алып барылды. Казандагы 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина исә, Татарстан һәм Русия төбәкләрендә Татар теле укытучылары берлеген, үзгә бер хәрәкәтен оештырырга тәкъдим итте. Бу татар теле укытучыларына терәк булыр өчен мөһим ди ул. Рөстәм Миңнеханов бу көндәлек эш булырга тиеш диде. Әлеге оешма Татар конгрессы яисә Марат Әхмәтов җитәкләгән татар теле һәм туган телләр комиссиясе кысаларында оештырылырга мөмкин.

— Без бик күп өлкәләрдә югалтулар кичерүебез бар. Моның формасын әлегә мин әйтә алмыйм. Безгә уйларга кирәк. Әле без үзебездә җитәрлек эшләмибез. Без моңа игътибар итмәсәк… Конгресс яки комиссия аша эшләүнең формасын уйларбыз. Без моннан кемгә нинди ярдәм кирәклеген, кайсы мәктәп икәнен күрмәсәк? Бу эшне оештырырга кирәк. Формаль караганда безнең эшләр бик әйбәт, эчтәлегенә карарга кирәк. Сарытауда, Омскида ничек — без белмибез, — диде Миңнеханов. Залдан югары уку йортлары укытучыларын да бу оешмага кертергә кирәк дигән тәкъдим яңгырады.

Чарада катнашучылар

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) галиме Әлфәт Закирҗанов 2033 елда Кол Галинең тууына 850, "Кыйссаи Йосыф" әсәренә 800 ел тулуын искә алды. Ул бу ике юбилейны республика күләмендә махсус план нигезендә үткәрергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм махсус план әзерләргә кушты. Моның өчен Татарстан мәгариф һәм мәдәният министрлыклары җавап бирәчәк.

Ркаил Зәйдулла президенттан Татар поэзиясе антологиясен эшләргә рөхсәт сорады. Ул аны борыңгы заманнан башлап бүгенгә кадәр 4 томда эшләргә кирәк дип белдерде. Хезмәт ике телдә дөнья күрәчәк. Бу мәсьәлә дә хакимияттә хуплау тапты.

ТӘСИ мөдире урынбасары Олег Хисамов исә, Казанның Бауман урамында Татарстан фәннәр академиясе янында фәнни казанышларга багышланган ачык һавада интерактив музей кирәк дип белдерде. Миңнеханов бу фикерне өйрәнергә кушты.

Тарих институтының фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова татар милләтенең төрле этник төркемнәренең киемнәрен өйрәнеп, реконструкция ясап, аерым күптомлык эшләргә сорады. Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады. "Бу киемнәр безгә кирәк булмаса, ул кемгә кирәк булсын?" диде һәм себер татарлары, әстерхан татарлары үзенчәлекләрен сакларга кирәклеген әйтте.

ТӘСИ мөдире Ким Миңнуллин фәнни кадрлар мәсьәләсен күтәрде. Ул ике ел элек фәннәр академиясендә татар теле һәм археологиядән ике диссертацион шура ачылуын искә төшерде. Соңгы ике ел эчендә 20 диссертация якланган, шуларның 12се — докторлык диссертациясе. Галимнәрнең уртача яше — 42 яшь. Аныңча, хәзер Мәскәүгә өч юнәлештә яңа диссертацион шура ачарга документлар юлланган.

КФУ тарихчысы Раил Фәхретдинов уку йортында төрки халыкларның тарихын, икътисадын өйрәнү програмнарын дәвам иттерү теләген белдерде. Миңнеханов ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде.

Белешмә: Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый — XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе.

Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа. Башта әбисе Мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике яшендә аны Чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Аны биредә күренекле мәгърифәтче Әхмәтһади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны Әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар, Максуди монда мөдәррис булып күчә. 1898 елда Исхакый Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә, аны 1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә.

Татар укытучылар мәктәбе укучыларына балаларны рус мәдәнияте рухында тәрбияләргә, ягъни аларны урыслаштырырга өйрәтә торган була. Әмма Исхакый милләтенә тугры булып кала, 1902 елда Оренбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә эшли башлый. Исхакый университетка керү теләге белән Казанга кайта, ләкин, ата-анасының сүзен тыңлап, туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә. 1904 елда ул тагын Казанга килә, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра.

30 октябрьдә Исхакыйны кулга алалар, ләкин берничә көннән чыгаралар. 23 декабрьдә исә тагын төрмәгә (бу юлы Чистайныкына) ябалар. 1907 елның 18 февралендә азат итәләр. Шул елның октябрь аенда аны яңадан кулга алалар, Архангельски губернасының Пинега шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ләкин ул монда озак тормый, качып китә. 1908 елның июлендә Петербурга килеп чыга, аннан Төркиягә китә. 1909 елның көзендә яшертен генә Петербурга килә. Кышны башкалада, ә җәйне Финляндиядә үткәреп, көз көне яңадан Төркиягә килә. 1911 елда ялган паспорт белән Петербурга кайта, ләкин аны тоталар һәм Архангельски губернасының Мезень шәһәренә җибәрәләр. 1913 елның 4 апрелендә азат итәләр, ләкин Казанга кайтырга рөхсәт булмый. Шулай да әдип Казанга, аннары туган авылына кайтып китә. 1913 елның 22 октябреннән Петербурда "Ил" гәзитен чыгара башлый. Гәзит 1915 елда ябыла. Ләкин 1917 елда, беренче мөмкинлек килеп чыгу белән, Исхакый аны яңадан чыгара башлый. Апрель аенда Мәскәү мөселман халкы комитеты рәисе итеп сайлана.

Октябрьдә инкыйлаб милли мәсьәләне хәл итүне кыенлаштыра. Исхакый 1919 елда чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франция, Германия, Польшада яши. Икенче дөнья сугышы башлангач Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә.

Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Истанбулның Әдернәкапы зиратында җирләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!