Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 632 кеше һәлак булган

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган ирләрнең күбесе 30 яшьтән яшьрәк булганын белә идегезме? Путин режимы башлаган шушы сугышта Башкортстаннан кимендә 632 ир һәлак булган (бу расланган үлемнәр генә — чынлыкта алар күпкә күбрәк була ала). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә сугышка яңа кешеләр туплавын дәвам итә — янәсе алар анда "илне сакларга" бара.