Казанда полиция "9 май" плакаты тоткан ике активист кызны тоткарлаган

Зөлфия Ситдыйкова. 2022 елның мартында тоткарлану

Кызларны Мәскәү районының 11нче "Восход" полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Аларның берсе - Зөлфия Ситдыйкованың әлегә телефоны үзендә, әмма ул өзек-өзек кенә сөйләшә ала.

Бүген, 28 апрельдә полиция Казандагы ике активист кызны тоткарлаган. Idel.Реалиига билгеле булганча, иртәнге сәгать тугызларда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлаганнар. Активистларның берсе үзе белән шигарьләр алган булган дип сөйләгән басмага исемен күрсәтмәүне сораган чыганагы. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).

Шулай ук кызларны Татарстан хөкүмәт йорты каршында тоткарлауларын әйткән. Казанның башка бер активисты исә бу мәгълүматны кире каккан һәм Ситдыйкова белән Орешканы кайда тоткарлаулары әлегә билгеле түгел дигән.

Басма фаразынча, кызларның берсе пикет уздырмакчы булган. Әлегә бу пикетны үткәрә алганнармы – анысы да билгесез кала. "Idel.Реалии" чыганагы әйтүенчә, активист кызлар янына "биш полиция хезмәткәре" атылып килгән һәм аларны тоткарлаган.

Кызларны Мәскәү районының 11нче "Восход" полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр диелә. Зөлфия Ситдыйкованың әлегә телефоны үзендә, әмма ул өзек-өзек кенә сөйләшә ала дип искәртә басма.

  • Моңарчы Зөлфия Ситдыйкова Татарстан куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан басымга дучар булган иде инде.
  • Мәсәлән, былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган.
  • 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!