Бүген, 29 апрельдә Дубайда Дөнья татар конгрессы карамаганда Гарәп илләре татарлары альянсы оешкан. 17 гарәп иленнән килгән татар активистларына катнашында конференция узган һәм анда әлеге альянсны төзү турында килешкәннәр. Конгрессның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, альянсны Дубайда яшәүче Әлфия Бәдретдинова җитәкләячәк. Тумышы белән ул Башкортстанның Бишбүләк районыннан.
Бүген шулай ук Дубайда "Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу" дигән халыкара конференция узган. Ул Русия хакимиятләре хуплавы белән оештырылган. Милли Шура рәисе урынбасары Данис Шакиров конференциягә җыелучыларга Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның котлавын укыган. Чарада катнашучыларны шулай ук Русиянең Дубайдагы вице-консулы Рәсүл Касыймов тәбрикләнән. Моннан тыш биредә Мәскәүдәге Ватандашлар йорты мөдире Дмитрий Кожаев та катнашкан һәм чыгыш ясаган.
Чит илдәге татарлар белән эшләү турында, аерым алганда, Татарстан депутаты, "Бала Сити" мәктәбе хуҗасы Альбина Насыйрова, "Татармультфильм" оешмасының баш продюссеры Марат Ганиев, Самар татарларының "Дуслык" оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев сөйләгән.
Дубайда яшәүче Камил Галиуллин Дөнья татар конгрессының Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге вәкиле итеп билгеләнгән.
2014 елдан бирле Дөнья татар конгрессы чит илләрдәге татарлар белән эшчәнлеген Россотрудничество аша җәелдерә. 2016 елның ноябрендә Европа парламенты Россотрудничество эшчәнлеген пропаганда кулы буларак гаепләде. Элегрәк Азатлык конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакировка "Россотрудничество белән хезмәттәшлектә пропаганда коралына әйләнәсез дип шикләнмисезме?" дигән сорау юллаган иде.
Шакиров "бу фикер белән килешмәвен" белдерде, "безнең татар оешмалары, татар җәмгыятьләре чит илләрдә шундый югары дәрәҗәдәге проектларны алып бара икән, бу иң беренче чиратта, Татарстанны, татарны пропагандалау" дип акланды.
Быел февральдә Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков Казанга килде, ике көнлек эшлекле сәфәре кысаларында ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашты.
Россотрудничество - БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара һуманитар хезмәттәшлек агентлыгы 2008 елда барлыкка килде. Аның эшчәнлеге, аерым алганда "чит илләрдә Русияне объектив күзаллауны таратуга" юнәлгән диелә. Европада Мәскәү сәясәтен яклаучы Европа татарлары альянсы (АТА) үз чараларын дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы Россотрудничество ярдәме белән оештырып килә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!