Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров эше мәхкәмәгә тапшырылган

Илшат Гафуров

Гафуровны яллап кеше үтерергә котыртуда гаеплиләр (РФ Җинаять  кодексының 33нче маддәсе 4нче өлеше, 30нчы маддәсе 1нче өлеше, 105нче маддәсе 2нче өлешенең “ж” һәм “з” пунктлары турында сүз бара).

Русия баш прокуратурасы Казан федераль университетының (КФУ) элекке ректоры Илшат Гафуровка гаепләүне раслаган.

Эш материаллары Мәскәүнең Савеловски район мәхкәмәсенә җибәрелгән һәм эшне хөкемдарга биргәннәр, әмма әлегә тыңлауларның көне билгеләнмәгән, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Гафуровны яллап кеше үтерергә котыртуда гаеплиләр (РФ Җинаять кодексының 33нче маддәсе 4нче өлеше, 30нчы маддәсе 1нче өлеше, 105нче маддәсе 2нче өлешенең "ж" һәм "з" пунктлары турында сүз бара).

Аерым алганда, сүз 1999 елда Алабуга эшкуары Айдар Исрафиловны үтерү турында бара. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Илшат Гафуров "29нчы комплекс" оештырылган җанаятьчел төркемен (ул елларда Татарстандагы иң зур җинаятьчел төркемнәрнең берсе) Исрафиловны үтерү өчен яллаган.

Яклау ягы мәхкәмәдә ректорның бу җинаятькә катнашы булмавын, аның җинаять эзәрлекләвенә канунсыз дучар ителүен дәлилләмәкче.

  • Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
  • Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010 елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде. 2012 елда "Новая газета"да күләмле мәкалә дөнья күрде. 2021 елда Азатлыкка биргән әңгәмәсендә мәкалә авторы, журналист Ирек Мортазин аны инде тугыз ел элек тоткарларга тиешләр иде дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!