1 майда Украинадан аннексияләнгән Запорожье өлкәсендә Русия эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе оператив бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Марсель Мөбарәкшин һәлак булган. Бу хакта 2 майда "Казанский репортер" басмасы хәбәр итте. Үз чыганакларына сылтама белән журналистлар шул ук вакытта Саба районы эчке эшләр бүлекчәсендә эшләгән тагын бер полиция хезмәткәренең дә үлүен җиткерә. Әлегә аның исеме билгеле түгел.
Татарстаннан Украинага җибәрелгән тагын ике полиция хезмәткәренең исә авыр җәрәхәтләнүе хәбәр ителә. Алар барысы да Запорожье өлкәсенең Русия баскынлыгындагы Токмак шәһәрендә "Лагуна" барында булган. Украина тарафы биредә Русиянең эчке эшләр министрлыгы һәм федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре "Хезмәт итүчеләр бәйрәмен" билгеләп утырган дип белдерә.
1 майда Токмак шәһәренең ракет һөҗүменә дучар булуын Украина гына түгел, Русия дә таныды. "Новости" агентлыгы Украина кораллы көчләренең Токмакка өч ракет очыртуын, аларның берсе "Лагуна" кафесына төшүен язды, икесе исә бәреп төшерелгән, диелде. Русия медиалары биш кеше һәлак булды, 15 кеше яраланды дип белдерде, әмма аларның тыныч кешеләр булуы искәртелде.
Марсель Мөбарәкшин турында ачык чыганакларда мәгълүмат юк, ә "Казанский репортёр" чыгарган фотода аның 1981 елның 29 маенда тууы хәбәр ителә.
Былтыр ноябрьдә "Вечерняя Казань" басмасы "Татарстанда "махсус хәрби операция" барган урынга җибәрү өчен полиция отрядлары төзи башладылар" дип язган иде. Рәсми булмаган мәгълүматка күрә, Украинаның баскынлыктагы җирләренә тәртип саклау өчен Татарстаннан 1000ләп полиция хезмәткәрен җибәрү ниятләнгән.
Элегрәк Татарстан полициясенең җыелма отрядларын Кавказга һәм башка төбәкләргә җибәргәннәре булган иде инде. Әйтик, 2020 елның 25 декабрендә Татарстан эчке эшләр оешмалары хезмәткәрләреннән торган җыелма отряд Дагыстаннан кайткан булган. Министрлык сайтындагы хәбәрдә әйтелгәнчә, алар ярты ел буе Төньяк-Кавказ төбәгендә "иҗтимагый тәртип һәм иминлекне саклаган".
Шулай да, Татарстан полиция хезмәткәрләренең фронтта яки аңа якын урынга җибәрелүе турында мәгълүмат чыкмаган иде.
Журналистлар белән аралашкан полиция хезмәткәрләре район җирендәге полициянең 35 мең сумлап, Казандагыларның 50 меңнән әзрәк хезмәт хакы алуын искәрткән. Шул ук вакытта алар әйтүенчә, "махсус операция" бара торган урынга китүчеләргә хәрбиләрнеке кебек үк хезмәт хакы – аена 200 мең сум тирәсе тәкъдим итәләр. "Татарстанда мондый акчаларны кайда эшлисең ди? Шуңа күпләр теләп китә", ди аноним булып калырга теләүче чыганак.
- Былтыр сентябрьдә Украина һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Украинаның бу җирләрен ашыгыч рәвештә Русиягә кушу турында референдумнар уздырдылар.
- Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
- Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Русия Украина җирләрен аннексияләде. Киев та, Көнбатыш илләре дә аннексияне танымаячагын белдерде.
- Кремльдә өлкә үзәкләре Украина контролендә булса да, Херсон һәм Запорожьены Русия төбәкләре дип санауларын дәвам итәләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!