Бүген, 8 майда Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев вакытыннан алда дәүләт башлыгын сайлауны уздыру турында фәрман имзалаган. Бу хакта аның Telegram-каналында хәбәр ителә.
Аңа кадәр Мирзиёев дәүләт башлыгына президент сайлавын вакытыннан алда уздыруны игълан итәргә рөхсәт бирүче Конституция кануны имзалады.
1 майдан Үзбәкстанда яңартылган Конституция гамәлгә керде. Конституциягә дәүләт башлыгының вәкаләтләре мөддәтен биш елдан җиде елга кадәр озайту турында үзгәрешләр кертелгәннән соң, бу - беренче тапкыр узган президент сайлавы булачак.
Конституция канунына ярашлы, Үзбәкстанның хәзерге президенты Шәүкәт Мирзиёев (ул икенче мөддәтен башкара) бу вазифага үзен кабат тәкъдим итә алачак.
- Мирзиёев Үзбәкстан президенты итеп дәүләтнең беренче башлыгы Ислам Кәримов үлгәч, чираттагыдан тыш сайлауларда, 2016 елда сайланды. Кәримов Үзбәкстан белән 1989 елдан идарә иткән иде.
- 2021 елның октябрендә 80,12 процент тавыш белән, Мирзиёев кабат президент сайлавында җиңеп чыкты.
- Ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән Мирзиёев 2021 елның декабрендә чыгыш ясаган иде. Central Asia Due Diligence мөдире Алишер Илһамов исә Конституциягә үзгәрешләр кертү беренче чиратта Мирзиёвның үзе өчен эшләнә дигән иде. Бу аңа Русия президенты Владимир Путин кебек үк, "элекке мөддәтләрен исәпкә алмыйча яңа ике мөддәткә сайлану өчен" кирәк дип саный ул.
- Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Үзбәкстан Конституциясенә төзәтмәләрне референдумда тавыш бирүдә катнашканнарның 90,2 проценты, ягъни 15,034 миллион кеше хуплаган. Тавыш бирүдә халыкның 84,54 проценты катнашкан, бу Үзбәкстанның 16,6 миллион ватандашы дигән сүз. Үзәк сайлау комиссиясе карары белән 1 майдан яңартылган Конституция үз көченә керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!