Бакчада (В огороде)

Сегодня поговорим на актуальную для этого времени года тему – бакча. Предлагаем лексику и фразы по теме, много аудио с монологами и диалогами, интерактивные игры, тесты и многое другое – в нашей рубрике "Татарский на каждый день"!

Садоводство полезно для ума и духа, а также для изучения татарского языка! Сегодня обсудим тему "Бакчада".

Для начала познакомимся с основной лексикой урока:

Лексика урока

  • бакча – сад, огород,
  • бакчачы – садовод,
  • түтәл – грядка,
  • орлык – семена,
  • чүп – мусор; чүп үләне – сорняк,
  • ашлама – удобрение,
  • уңыш – урожай,
  • куак – куст,
  • күпъеллык – многолетний,
  • казу копать: җир казыйм – копаю землю, түтәл казыйм – копаю грядку,
  • утырту – сажать,
  • су сибү – поливать (требует направительный падеж -га/-гә, -ка/-кә: чәчәкләргә су сибәм),
  • утау – полоть,
  • үстерү – выращивать; үсенте – росток; үсемлек – растение,
  • күмү – закапывать,
  • чәчәк ату – цветёт.

Бирем. Соотнесите слова, подходящие по смыслу:

Бакча: эшме, ялмы?

Существуют несколько видов отношений к огороду: одни считают, что это пустая трата сил (ведь все продукты можно купить), другие рассматривают свой сад как источник натуральных, доступных продуктов, а для иных дача – это место рекреации. Что же, традиционно послушаем разные мнения наших героев:

Your browser doesn’t support HTML5

Асия

Асия, 34 яшь
Бакчада – ялы да, эше дә бергә. Матур көннәрне бушка уздырасы килми. Җәйнең бер көне кышны туйдыра, диләр бит. Безнең уңыш безгә дә, күршеләргә дә, туганнарга да җитә.

  • бушка уздырырга – проводить зря (бессмысленно)
  • туйдыра – здесь: кормит

Your browser doesn’t support HTML5

Рәисә

Рәисә, 45 яшь
Ирем белән бакчага ял итәргә, мунча керергә, саф һава суларга гына йөрибез. Бәрәңге урынына үлән утырттык, күпъеллык чәчәкләр үстерәбез. Салатка җитәрлек кенә яшеллекләр, яшелчәләр бар – артыгы кирәкми.

  • җитәрлек – достаточно
  • урынына – вместо

Your browser doesn’t support HTML5

Әнисә

Әнисә, 23 яшь
Ышанасызмы-юкмы, бакча – минем өчен тәҗрибәләр урыны. Мин балачактан бирле төрле үсентеләр, сортлар белән кызыксынам. Бездә булмаган экзотик җиләк-җимешләр үстерергә телим.

  • тәҗрибә – эксперимент (опыт)

Your browser doesn’t support HTML5

Талия

Талия, 52 яшь
Без авылда яшибез, зур бакчабыз бар. Бакча – безнең яшәү чыганагы, чөнки үзебез өчен генә түгел, сату өчен дә күпләп яшелчәләр үстерәбез.

  • яшәү чыганагы – источник жизни

Бирем. Давайте проверим понимание текстов методом Әйе/Юк:

  • Асия вакытын бакчада уздырырга теләми.
  • Рәисәнең бакчада мунчасы бар.
  • Рәисә чәчәк урынына бәрәңге утырткан.
  • Әнисә бакчада төрле тәҗрибәләр эшли.
  • Талия бакчада үстергән яшелчәләрне үзе ашамый, ә сата.

Инструменты

Список необходимых инструментов для работы в огороде:

  • эш кораллары – рабочие инструменты,
  • көрәк – лопата; көрәргә – сгребать лопатой,
  • кәтмән – мотыга; кәтмәнләргә – мотыжить,
  • тырма – грабли; тырмаларга – сгребать граблями,
  • сәнәк – вилы,
  • чиләк – ведро.

Аудирование. Прослушайте диалог двух соседей по даче:

Your browser doesn’t support HTML5

Диалог

Диалог

  • Гөлнур. Сәлам, күрше!
  • Нурия. Сәламнәр! Сез дә монда икән. Инде эшләргә килдегезме?
  • Гөлнур. Әйе, яз иртә килде бит. Әнә безнең алмагачлар инде чәчәк ата.
  • Нурия. Әйе, шаккаткыч.
  • Гөлнур. Өйдәге үсентеләрне үзем белән алдым, күчереп утыртам. Сез нишлисез?
  • Нурия. Бездә шул инде: узган елдан калган чүпләрне җыябыз, яндырабыз. Куакларны, агачларны карыйбыз. Үсентеләргә иртә түгелме?
  • Гөлнур. Помидор, борыч, кыярны парникка утыртам. Суган, кишергә берничә түтәл әзерләдем. Бәрәңгене соңрак утыртам, җир әле җылынмаган кебек.
  • Нурия. Ел да: "Бәрәңге утыртмыйбыз", – дибез дә барыбер утыртабыз.
  • Гөлнур. Бәрәңгесез булмый. Бәлеш, өлеш, кыстыбый – ашаганда тәмле бит.
  • Нурия. Анысы шулай, тик быел инде сүземдә торам, әз генә утыртам. Эше күп: утыртырга, чүбен утарга, күмәргә, аннан алырга кирәк.
  • Гөлнур. Ярый, быел син үрнәк күрсәт, киләсе елга, бәлки, без дә бәрәңге коллыгыннан котылырбыз.

Бирем. Найдите в тексте следующие фразы и слова:

  • удивительно
  • пересаживать
  • подготовила грядки
  • земля не прогрелась
  • все равно сажаем
  • сдержу слово
  • покажи пример
  • спасемся от рабства

Бирем. Ответьте на вопросы:

  • Нурия бакчага нәрсәләр эшләргә килгән?
  • Гөлнур үсентеләрен кая утырта?
  • Нурия быел бәрәңге утыртамы?
  • Гөлнур бәрәңгедән нәрсәләр пешерә?
  • Бәрәңге үстерер өчен нишләргә кирәк?
  • Гөлнур киләсе елга нәрсә эшләргә тели?

Минутка грамматики

Обратите внимание на выделенные в диалоге окончание и частицу -да/дә, -та/-тә и сделаем небольшую паузу на грамматику.

Окончание и частица -да/дә, -та/-тә имеет несколько значений:

  • 1. Окончание место-временного падежа, пишется слитно: урманда, бездә, катта, сәгать биштә.

Анысы шулай, тик быел инде сүземдә торам, әз генә утыртам.

  • 2. Окончание обстоятельства места и времени, пишется слитно:

Ашаганда тәмле бит.

  • 3. В роли союза "и", пишется раздельно:

Хәзер уйныйбыз да ял итәбез. Сез дә монда икән.

  • 4. В значение "каждый" со словами көн, ел, пишется раздельно:

Ел да: "Бәрәңге утыртмыйбыз", – дибез.

Көн дә яңгыр ява.

***

Бирем. Соотнесите реплики:

Сәлам, күрше! Эшләргә килдегезме?Мин аларны парникка утыртам.
Безнең алмагачлар инде чәчәк ата.Әйе, үсентеләрне күчереп утыртам.
Сез нишлисез?Киләсе елга без дә.
Үсентеләргә иртә түгелме?Чүпләрне җыябыз, яндырабыз.
Быел бәрәңгене әз генә утыртам.Әйе, шаккаткыч.

***

Нельзя бесконечно работать, нужно уметь и отдыхать. Бакча – это еще и место отдыха. Топ-5 идей, как можно отдохнуть на даче:

Бакчада ничек ял итеп була?

  • Кошлар тавышын аерырга өйрәнү – научиться распознавать голоса птиц
  • Ачык һавада иртәнге һәм кичке ашлар ашау – завтракать и ужинать на открытом воздухе
  • Төрле үләннәрдән һәм яфраклардан чәй төнәтү – заварить чай из разных трав и листьев
  • Һава тутырылган бассейн урнаштыру – оборудовать надувной бассейн
  • Иркенләп мунча керү – ходить в баню не спеша

Физический труд улучшает умственную работоспособность, поэтому в перерывах от работы, не забывайте учить татарский вместе с нами и наслаждаться общением с близкими людьми или соседями по дачи.

Напоследок пройдите наш тест, чтобы закрепить полученные знания:

Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!