Франциянең Дәүләт җыены депутатлары Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен Европаның террорчы оешмалары исемлегенә кертү өчен тавыш бирде.
Халыкара француз радиосы хәбәр итүенчә, сүз "символик" чара турында бара. Резолюция өлгесе авторы, президентны хуплаучы "Яңарыш" фракциясе депутатыһәм "Франөия-Украина" парламент төркеме рәисе Бенжамен Аддад тавыш бирүләр алдыннан сәяси карашларны белдерергә кирәк: "Вагнер" һәм аның эшчәнлеге – террорчылык булып тора, дигән.
Аерым алганда, резолюциядә алман махсус хезмәтләренең бәяләмәләре урын алган, аларга ярашлы, хәрбиләштерелгән төркем "Бучадагы тыныч халыкны үтерү һәм җәфалауларда катнашкан". Резолюциядә әйтелгәнчә, "Вагнер"ның Украинадагы гамәлләре сугыш җинаятьләре дип бәяләнергә мөмкин.
Француз депутатлары кабул иткән документта Русия яллы оешмасының Сүриядә һәм Африканың башка илләрендә, әйтик Малида һәм Үзәк Африка Республикасында яшәүчеләрне үтерүдәге роле дә искәртелә.
- 23 мартта Литва сеймы "Вагнер"ны террорчы оешма дип тану өчен тавыш биргән Европаның беренче парламенты булды.
- Быел апрельдә Европа берлеге "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен "Русиянең Украинага каршы хәрби агрессиясендә актив катнашуы өчен" чикләүләр исемлегенә кертте.
- Якында Франциянең Дәүләт җыены депутатлары Украина белән бәйле тагын бер резолюция кабул итәр дип көтелә. Анда украин балаларын Русиягә депортацияләүне хөкем итәчәкләр, дип җиткерә Халыкара француз радиосы.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!