Аны кырымтатар эшмәкәрләре ярдәмендә җирле активистлар оештырды. Чарада Кырымның төрле урыннарыннан килгән осталар үзләре эшләп чыгарган кырымтатар милли киемнәрне, балчыктан, бакырдан ясалган савыт-саба, милли сувенирларны, уенчыкларны тәкъдим иттеләр. Моннан тыш берничә шәхси китап кибетләре кырымтатар телендә китапларны, кырымтатарча сөйләшү сүзлекләрен, балалар әдәбиятын, дини китапларны тәкъдим иттеләр.
Your browser doesn’t support HTML5
"Алтын юзюк" (Алтын балдак) хосусый банкет салонында үзган чара ирекле форматта көн буе дәвам итте. Салонның үзәгендә тамашачылар өчен кырымтатар артистларының, язучыларның, милли матбугат вәкилләренең, китап авторларының, Судак шәһәренең үзешчән кырымтатар бию ансамбльләренең, җырчыларның, милли мәктәп укучылары чыгышлары барган булса, аерым урыннарда балалар өчен милли сәнгәть буенча мастер класслар, рәсем ясау урыннары булдырылган иде.
Чараның тагын бер кызыгы шунда - бу төбәктәге кырымтатар авылларының тарихы хакында бүгенге көндә бу авылларда яшәгән өлкән яшьтәге кырымтатарлар микрофон алдына чыгып аерым-аерым сөйләделәр. Төрле авылда нинди үзенчәлекләр булганы, сөргенгә хәтле һәм бүгенге көндә бу авылларда күпме кырымтатар яшәгәне, кешеләрнең исем-фамилияләре, кушаматлары килеп чыгуы тарихы, тауларның борынгы кырымтатар исемнәре, алар ничек барлыкка килгәне хакында әти-әниләреннән бу хакта нәрсә ишеткәннәре хакында сөйләделәр.
Салонга керештә үк ишек алдында Судак төбәгендәге 16 авылның сөргенгә хәтле булган кырымтатар исемнәре латин имласында язылган харитасы урнаштырылган иде. Ускют (Приветное), Капсихор (Морское), Арпат (Зеленогорское), Токлук (Богатовка) Шелен ( Громовка), Ай Серез (Междуречье), Сала (Грушевка), Суук Су (Лесное), Эль Бузлы (Переваловка), Кызылташ (Краснокаменка), Таракташ (Дачное), Кутлак (Веселое), Отуз (Щебетовка), Османчык (Холодовка), Ворун (Ворон), Коз (Солнечная долина) авылларының тарихи, борынгы исемнәре Украина заманында да, Кырым Русия контроленә күчкәннән соң да кайтарылмый кала.
Судак милли ярминкәсе "Ант иткәнмен" гимны белән ачылды. Жырчы Асан Билялов чыгыш ясап "без мондый чараларда үзебезнең мәдәниятебезне белә башлыйбыз, яшәтәбез, чөнки урамда, башка урыннарда мондый нәрсәләр юк. Аның өчен мондый чараларга килегез, китапларны алыгыз, укыгыз, оныкларыгызга туган телебезне өйрәтегез. Мин үземнең яңа туган оныгым белән тик кырымтатарча сөйләшәчәкмен дип, үз-үземә сүз бирдем. Үзебезнең матур йортларыгызны төзегез, чөнки "Кырым — ул безнеке", кырымтатар булып яшәгез, диде ул.
Чарада үзешчән җырчылар, биючеләр дә чыгышлар ясады. Шулай ук, сәхнәгә Акмәчеттән килгән мәктәпкәчә яшьтә сабыйларга туган телләрен өйрәткән "Фиданчык" клубы, бәйсез "Арманчык" балалар журналы, "Кырым" газеты, "Йолдыз" әдәби журналының вәкилләре һәм башкалар чыгышлар ясадылар.
"БЕЗ ГЕНОЦИДНЫ КИЧЕРДЕК, ХӘЗЕР БЕЗГӘ ЭТНОЦИД ОЕШТЫРМАКЧЫЛАР"
Судакта яшәүче кырымтатарлар бердәмлеге, хисле, көрәшчән, ниндидер үз холыклы булулары белән башка төбәктәге кырымтарлардан аерылып тора. Русия Кырымны 1783 елда басып алганын, 2014 елдагы вакыйгаларны да үз исеме белән атаганнарын алардан еш ишетергә мөмкин. Кырымтатар халкы лидеры саналган Мостафа Җәмилев та 1943 елда Судакның Ай Серез авылында туган. Хәзер дә Судакта тоткарланганнарның күбесе "Хизб-ут Тәхрир" эшчәнлегендә катнашучылар түгел, күбрәк милли хәрәкәттәге активистлар.
Шундый активистларның берсе, Русиядә тыелган Милли мәҗлеснең Судак бүлеге рәисе Ильвер Аметов, шулай ук йортларында төнтүләр булган, Акмәчеттә сораулардан үткәрелгән, электрон җиһазлары тикшерүдә булган кешеләр дә күренде ярминкәдә.
Безнең мондый ярминкәләргә, мәдәни чараларга ихтыяҗыбыз зур диде Ильвер Аметов.
— Карагыз, безнең "Мейдан" радиобызны, АТР бәйсез телеканалыбызны, хәтта "Ляле" балалар телеканалыны яптылар. Бу нәрсә? Бу этноцид дип атала. Безнең халыкны, безнең милләтне буарга телиләр. Геноцидны без инде уздык, инде безгә этноцид оештырмакчы булалар.
Ярминкәгә Кутлак авылыннан килгән табиб, активист Февзи Джириков авылның тарихы турында сөйләде һәм кырымтатар телен саклап калуда гаиләнең, мондый мәдәни чараларның әһәмияте зур булганын әйтеп, хәзерге көндә кырымтатар теленең хәле башка кече халыкларның теле кебек үк авыр диде.
— Гомумән, кечкенә халыкларның туган телләре Русиядә беркемгә кирәкми. Халыкларны, милләтләрне телсез, яисә бер телдә, рус телендә сөйләшүче халык итмәкче булалар. Ассимиляция дәвам итә. Бар Русиядә ассимиляция барсын, халык бер төрле биомасса булсын дип тырышулар бар. Моның өстендә эшлиләр. Безнең тырышулар җитәрлек түгел. Гаиләләрдә моңа әһәмият итмиләр. Хәзер без шундый хәлдә.
Ярминкә барган вакытта бәйсез "Карадениз продакшн" журналистлары патша заманында корбан булган кырымтатарлар җирләнгән Таракташ авылы янындагы урынны төшерергә барганда, аларны бу урын хосусый милек дип кертмәскә маташканнар, ләкин журналистлар, без полцияне чакырырбыз, монда төшерү өчен берниндә чикләү юк, дигәннән соң, каршы чыгучылар борылып киткән. Таракташ авылы янында җирләнгәннәрнең истәлегәнә дар агачы рәвәшендә ясалган һәйкәлне Ильвер Аметовның абыйсы мәрһүм Ильми Аметов ясаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!