Зеленский Берлинда президент һәм канцлер белән очрашты

Зеленский (у) һәм Франк-Вальтер Штайнмайер

Украина президенты Владимир Зеленский эш сәфәре белән Германиягә килде. Берлинда ул беренче булып Германия президенты Франк-Вальтер Штайнмайер белән очрашты.

"Украинаның хәзерге тарихындагы иң авыр вакытында Германия ирек һәм демократик кыйммәтләрне яклау өчен бөтен тәвәккәллеге белән украин халкы белән бер тарафка басып үзен чын дус һәм ышанычлы беректәш булуын исбатлады", дип язды Зеленский президент резиденциясенең хөрмәтле кунаклары китабында. "Без бергә җиңәрбез һәм Европага тынычлык кайтарырбыз", диде ул.

Соңрак Украина президентының федераль канцлер Олаф Шольц белән сөйләшүе узды.

Берлин үзәгендә, Зеленский сәфәре уңаеннан, иминлек чаралары кертелде һәм транспорт хәрәкәте тыелды.

Украина президенты Берлинга якшәмбегә каршы төндә Италиядән килде. Аның очкычын Германия һава көчләре озатты.

Алдагы көнне Германия Украинага якынча 2,7 миллиард евро хәрби ярдәм пакеты турында игълан итте.

Берлиннан Зеленский һәм Шольц Германиянең көнбатышындагы Ахен шәһәренә китә. Анда, Украина президентына Европа бердәмлегенә керткән өлеше өчен премия биреләчәк.

Кичә Украина президенты Италия җитәкчеләре һәм Рим папасы Франциск белән очрашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!