Гагаузиядәге сайлауларда Русия тарафлы "Шор" фиркасе намзәте җиңде

Евгения Гуцул. "Шор" фиркасе

Русияне хуплаучы "Шор" фиркасе соңгы вакытта Көнбатыш белән якынаюга йөз тоткан Молдова хөкүмәтенә каршы эшчәнлек алып бара.

Молдованың Гагаузия автоном тубәгендәге сайлауларда Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде. Бу хакта төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

14 майда узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Гуцул 27 376 тавыш, ә аның көндәше Григорий Узун 24 913 тавыш җыйды. Сайлауда халыкның 57,8 проценты катнашкан диелә.

Беренче тур 30 апрельдә үткән иде, аның нәтиҗәсендә икенче турга ике намзәт үтте – Молдова парламентының элекке депутаты – 36 яшьлек Григорий Узун һәм 37 яшьлек юрист Евгения Гуцул. Беренче турда Узун 25,4 Гуцул 26,47 процент тавыш җыйган иде.

Русияне хуплаучы "Шор" фиркасе соңгы вакытта Көнбатыш белән якынаюга йөз тоткан Молдова хөкүмәтенә каршы каршылык эшчәнлеге алып бара. Февраль уртасында президент Майя Санду Русияне Молдованың эчке эшләренә тыкшынырга тырышуда гаепләде: аның фаразынча, Русия хакимиятләре Русия, Черногория, Беларус һәм Сербия ватандашларын Молдовага кертеп, хакимиятне бәреп төшерергә ниятләгән.

Русия бу гаепләүләрне Молдова хакимиятләренең җәмәгатьчелек игътибарын икътисади һәм социаль уңышсызлыклардан читкә юнәлтүе дип атый.

2022 елның сентябрендә "Шор" вакытыннан алда парламент һәм президент сайлаулары уздыруны таләп итеп вакыты протестлар башлатуы турында белдерде.

Молдова президенты Майя Санду "Шор"ны Мәскәү хуплый дип, ачыктан-ачык әйтә. Молдовадагы Русияне хуплаучы фирка артында Кремль торуын RISE Moldova һәм "Досье" үзәге тикшеренүләре дә раслады.

"Шор" фиркасенең лидеры – Русия җырчысы Жасминның ире Илан Шор. 2017 елда Молдовада аны илнең өч банкыннан миллиард доллар урлау эше нигезендә 7,5 елга хөкем иттеләр. Бу хөкем карарын шикаять иткәч һәм эш аппеляциядә каралган чакта Шор Израильгә качып китә алды.

2020 елда Израиль Илан Шорны Молдовага тапшырудан баш тартты. Әмма 26 октябрьдә АКШ Шорга каршы чикләүләр керткәч, Молдова хакимиятләре аны тиз арада тапшырачакларына өмет итә.

2023 елда Кишиневның Апелляция пулаты Шорны 15 елга ирегеннән мәхрүм итте.

  • Гагауз автономия төбәге – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр. Гагаузлар 1800нче елларда мөселман Госманлы төрекләренең эзәрлекләүләреннән качып, хәзерге Молдовага килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләр Русия империясенең бер өлеше булган. Гагаузларның гомум саны 250 мең чамасы дип исәпләнә.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң да, төбәктә Русиягә карата уңай мөнәсәбәт сакланды. Әйтик, 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.
  • Белгечләр Русия Молдаваның эчке эшләренә тыкшыну өчен Гагауз төбәген актив кулланырга тырыша, дип саный.
  • 17 апрель көнне эш сәфәре белән Молдовага барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәгәннәр иде.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Молдовага Мәскәү кушуы белән махсус барган. Чит илләргә сәфәрләрне Миңнеханов Русиянең тышкы эшләр министрлыгы белән килештерергә тиеш, аңа махсус "күрсәтмәләр" бирелергә мөмкин, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!