Янгыннан күпчелек йорты янып беткән Курган өлкәсендәге Эчкен (Юлдус) авылын кабат торгызырга җыеналар. Курган хакимияте зыян күрүчеләргә 10 мең сум акча биргән. Авыл халкы Татарстанга өмет баглый. Алар йортларны төзү генә түгел, теплица яисә кошчылык хуҗалыгы булдыруны сорый. Май азагында Татарстан белән Курган хакимияте арасында очрашу узачак.
8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җитеп, авылның яртысыннан күбрәге янды. Барлыгы 360 йортның януы әйтелде. Фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Эчкен авылы активистлары һәм Дөнья татар конгрессы вәкилләре белән 15 май матбугат очрашуы уздырды. Алар авылны торгызуда килеп чыккан проблемнар хакында сөйләде.
Эчкен авылы имам-хатыйбы Әхмәдулла Хәбибуллин авылны торгызу белән беррәттән анда халыкны эш урыннары белән тәэмин итәргә кирәк булачак ди. Ул Казанга килеп Татарстан хакимияте җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр белән очрашырга җыенуын белдерде.
"Курган хөкүмәте безгә норматив нигезендә ярдәм итә. Авылда кайбер өлкән кешеләр өйләрен балалары исеменә яздырган иде. Балалары исә шәһәрдә тора. Шуңа да аларга бернинди компенсация булмый. Бу категорияләр хакында сөйләшергә, аларга Татарстаннан бер булышлык күрсәтергә кирәк.
Без эшләргә әзер. Бизнес җәмәгатьчелек белән сөйләшергә телибез. Бәлки кызыксыну булыр һәм авылда зур теплица хуҗалыгы ясарлар. Кеше авылдан китмәсен, эш булсын. Бәлки тулы хәләл продукциясе булдыра торган кошчылык фабрикасы ачаргадыр. Шул хакта Татарстан хөкүмәте һәм бизнес җәмәгатьчелек белән сөйләшәсе килә иде", диде ул.
Янгын язгы-кыр эшләренә дә зыян китергән. Әхмәдулла Хәбибуллин — үзе дә фермер.
"Келәтләрдәге барлык орлыклар янды. Кайбер техника да янды. Ярдәм итүчеләр дә бар. Миңа 30 тонна элиталы бодай бирәбез диделәр. Районда да ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Фермер Ринат Сәфәровның келәте янды. Аңа 30 тонна бодай китерергә тиешләр", диде ул.
Моннан тыш, авылны торгызу белән аның тарихын да кабат язарга кирәк булачак.
"Безнең тарихыбыз тирән. 2012 елда Фәүзия Бәйрәмова белән 1000 данәдә китап бастырдык. Аның 20 данәсе авылда калган иде. Ул да китапханә белән янып бетте. Беренче ният — авылны торгызу. Икенчесе — тарих китапларын яңадан язу. Безнең бик күп өстәмә материаллар бар. Без моны конгресс белән бергә эшләрбез дип уйлыйм", ди ул.
БУ ТЕМАГА: Курган өлкәсендәге урман янгыннары аркасында Эчкен татар авылы янып беткән диярлекДөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренә караганда, бүген һуманитар ярдәм түгел, авылны торгызу мәсьәләсе күтәрелә.
"Бу авылда лидерлар бар, татар оешмалары эшләп килә. Алар авыл халкы белән берләшеп, авылны торгызачаклар. Ул авыл бетмәячәк, сүнмәячәк. Мәчет манаралары ничек сакланып калган кебек бу авылны да татар халкы белән торгызачакбыз", диде ул.
Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм булу-булмавы турында сүз булмады.
Ул әлегә 2 млннан артык сум җыюлуын һәм йөк машинасы белән 20 тонналык һуманитар ярдәм җибәрелүен әйтте. 22 майда Татарстан кабат йөк машинасы юллаячак. Шакиров сүзләренчә, хәзер төзелеш материаллары, җиһазлар, эш кораллары туплана.
Дәүләттән нинди ярдәм булачагы әлегә билгеле түгел. Хәзер янгыннан зыян күргән авыл халкының бер өлеше аерым проблемнарга юлыккан, ди Дөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев.
"Икенче көнгә Курган хөкүмәте янгыннан зыян күрүче гаиләләргә 10 мең сум акча өләште. Әлбәттә, хөкүмәттән ярдәм булыр. Безнең делегация барган көнне өлкә губернаторы авылга килде һәм булышырга вәгъдә итте. Әмма проблемнар да шактый: кайбер йортлар дәүләт реестрында теркәлмәгән, кайбер кешеләрнең теркәлү урыны шәһәрдә яисә башка урыннарда. Бу кешеләр белән бәйле проблем бар. Аны хәл итү өчен бергәләп эшләячәкбез", диде ул.
Бүген Эчкен халкының төп өлеше авыл мәктәбендә яшәргә мәҗбүр. Аларга документларын торгызу өчен компьютер, принтер, сканерлар җитми. Һуманитар ярдәм кысаларында әлеге җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш, кер юу машиналары, савыт-саба машиналары, алга таба эссе көннәрдән сакланыр өчен кондиционерлар җибәрелгән.
БУ ТЕМАГА: Эчкен авылын янгыннан соң торгыза алырлармы: бар өмет ТатарстангаЯнгыннан соң авылда булган журналист Рәмис Латыйпов хәзер иң кирәкле ярдәм — торак йорт төзү ди.
"Аларның барысы да торак йорт кирәк дип әйтә, чөнки суыткыч, электр плитәсе китерсәң дә, аны куярга урын юк. Кемдер кеше почмагында тора, 36 кеше мәктәпнең коридорында яши", диде ул.
Моңа кадәр Курган хакимиятенең авылга бары 50 мең сум бүлгәне билгеле булды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Курган шактый фәкырь төбәк һәм андагы җитәкчелектән әллә ни өмет итеп булмый.
Марс Тукаев сүзләренә караганда, 24 майда Эчкен авылына Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев барачак. 25 майда ул Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков белән очрашачак. Анда Татарстан һәм Курган хөкүмәтләре тарафыннан ярдәм чаралары хакында фикер алышачаклар.
2021 елда Омски өлкәсендәге Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып беткән иде. Ул вакытта Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды, Татарстан һәм Омски хөкүмәте дә читтә калмады. Җәй эчендә яңадан йортларны күтәрделәр. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов авылга 3 млн сум акча бүлеп бирде.
БУ ТЕМАГА: Курган өлкәсендә янган Эчкен татар авылына Татарстанда җыелган ярдәм тапшырылган- Эчкен авылы 2005 елда 450 еллыгын уздырды. Төп версиягә күрә, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 1556-1558 елларда монда татарлар күченеп килгән. Әмма авыл тагы да борынгырак. Чөнки Казан җимерелгәч, татарлар инде яшәп яткан авылга, милләттәшләре янына килгән, ул элек тә рухи үзәк булып торган, мәдрәсәләре белән танылган булган.
- Бер ел элек, 2022 елның 10 маенда, Русия президенты Владимир Путин янгыннарга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә "урман янгыннарына каршы нәтиҗәле көрәшү өчен федераль дәрәҗәдә барлык кирәкле карарлар кабул ителде" дип белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!