KazanForum икътисад форумына 15 мең кешенең килүен көтәләр һәм иминлек чараларын көчәйтәләр

Җыенга теркәлү узып һәм коронавирустан тест тапшырып кына узарга мөмкин булачак.

18-19 майда Казанда узчак KazanForum халыкара икътисад форумында катнашыр өчен 15 мең кеше теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, җыенда барлыгы 85 илдән һәм Русиянең 84 төбәгеннән вәкилләр килер дип көтелә. Чит илләрдән иң зур делегация Азәрбайҗан, Иран, Малайзия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстаннан булачак. Шулай да кунакларның төп өлешен Русия вәкилләре тәшкил итәчәк. Төбәкләрдән иң зур делегация Башкортстан, Самар өлкәсе, Петербур, Чечня, Мәскәүдән булачак.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе Максим Денисов сүзләренә караганда, форумда куркнычысызлык чаралары көчәйтелгән режимда эшләячәк.

"Форум өчен моңа кадәр күрелмәгән куркынычсызлык чаралары, санитар-эпидемиологик һәм физик иминлек таләпләре кертелде. Җыенга теркәлү узган, бейджы булган һәм соңгы 24 сәгатьтә ПЦР тест тапшырган кеше генә үтә алачак", диде ул.

KazanForum кысаларында 200 чара узачак. Катнашучылар арасында 100 килешү төзелер дип көтелә. Аерым алганда, "Төньяк-Көньяк" халыкара транспорт коридоры, мәгариф, хәләл, ислам финансы өлкәсендәге хезмәттәшлек итү турында килешүләрне имзаларга җыеналар.

19 майда узачак пленар утырышка Русия правослау чиркәве башлыгы, патриарх Кириллның килүе көтелә. Кунаклар күп килү сәбәпле, Казан кунакханәләре 100 процентка тулган.

KazanForumда хәләл күргәзмә, ислам модасы күргәзмәсе узачак. Казанда театрлар кунаклар өчен ачык булачак, татар спектакльләре инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә белән тәкъдим ителәчәк.

Форум кысаларында 20 майда Татар дин әһелләре җыены узачак. Анда 77 төбәктән 1 мең кеше катнашыр дип көтелә. Быел ул ислам мәгарифенә багышланачак. 21 майда исә җыен Изге Болгар җыены белән тәмамланачак. Анда барлыгы 40 мең кешенең катнашуын көтәләр.

Узган ел ахырында KazanSummit KazanForum дип үзгәртелде һәм федераль дәрәҗәдә уза башлаячак дип әйтелде. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов форумга Владимир Путинны һәм ислам илләре җитәкчеләрен чакырды, ләкин илбашлыклары килергә ризалыгын бирмәде.

2022 елда узган KazanSummit Көнбатыш илләрен сүгү, Русия белән шәрыкны мактау һәм татарның Русиягә тугры булуын искәртү белән истә калды. Былтыр җыенда 64 илдән һәм Русиянең 59 төбәгеннән 5 меңнән артык кеше катнашкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!