Әлмәттә Украинада сугышучыларга ярдәм өчен дип акча җыйган түрәне тоткарлаганнар, ул акчаларны үзенә тоткан дип фаразлана

Иллюстратив фото

Әлмәт районы башкарма комитетының икътисад идарәсендәге сәүдә бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Хәбибуллин турында сүз бара. Тикшерү комитеты фаразынча, ул сугышта катнашучыларга дип эшмәкәрләрдән акча җыйган. Тик акча солдатларга барып җитмәгән, түрә аны үзе өчен тоткан диелә.

Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм өчен дигән булып, эшмәкәрләрдән акча җыйганы өчен Әлмәт түрәсе тоткарланган.

Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә. Басма мәгълүматынча, Әлмәт районы башкарма комитетының икътисад идарәсендәге сәүдә бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Хәбибуллин турында сүз бара. Тикшерүчеләр аңа каршы акча белән бәйле хәрәмләшү турында эш ачкан (Җинаять кодексының 150 маддәсе, 3 өлеше)

Тикшерү комитеты фаразынча, узган ел җәйдән бирле Хәбибуллин җирле эшмәкәрләр белән элемтәгә чыгып, аларга Украинадагы сугышта катнашучы Әлмәт хәрбиләре өчен акча тапшырырга тәкъдим иткән. 2022 елның көзеннән соң, мобилизация игълан ителгәч, Әлмәттән мобилизациягә киткәннәр өчен дип тә җыя башлаган. Бу акчаларны ул үзенең картасына күчерттергән диелә.

Шулай да акчалар солдатларга барып җитмәгән. Тикшерү комитеты Хәбибуллин аларны үзе теләгәнчә тоткан дип саный. Түрәгә каршы ачылган җинаять эшендә акча белән хәрәмләшүнең берничә эпизоды бар. Эшкуарлар исә солдатларга дип 15 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр акча күчергән булган. Кайберләре берничә тапкыр биргән.

Әлегә Хәбибуллинга карата чикләү чарасы сайланмаган. Аны алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

  • Узган атнада Татарстанда Украинага каршы сугышучы хәрбиләр өчен дип алдап акча җыюда шикләнелгән өч кешене тоткарлаганнар иде. Пермьнән булган егетләр ярдәмне RT (Russia Today ) телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян исеменнән җыйган диелә. Бер ай ярым вакыт эчендә тоткарланучыларның хисапларында акча әйләнеше 7 миллион сумнан артып киткән.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!