Мостафа Чонкай: "Сөрген бүгенгә кадәр дәвам итә"

Your browser doesn’t support HTML5

18 май кырымтатар сөргененә 79 ел тула. 1944 елда Бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән ватаныннан сөрелә. Мостафа Чонкай — шул чор баласы. Аңа хәзер 70 яшь. Сөргеннән соң 8 ел узгач ул Үзбәкстанда дөньяга килә. Чонкай бу дәвернең михнәте, туганнарын югалтуы һәм бүген дә сөрген хәлендә яшәргә мәҗбүр булуы турында Азатлыкка сөйләде.