Британия Русиядән алмаз алуга тыю кертәчәк, дип яза Sky News Британия премьер-министры Риши Сунак канцеляриясенә сылтанып. Сунак үзе хәзерге вакытта Япониядә, ул "Зур җиделек" (G7) илләре лидерлары җыенында катнашачак.
Моннан тыш, Британия хакимиятләре бакыр, никель һәм аллюминий импортын да чикләргә, шулай ук Русия хәрби-сәнәгать комплексы белән бәйле 86 кешегә һәм ширкәткә каршы чикләүләр кертергә ниятли.
Япониядәге җыены каршында чыгыш ясаганда Европа шурасы рәисе Шарль Мишель Европа берлегенең дә Русия алмазлары импортына тыю кертергә җыенуын белдерде. "Русия алмазлары сәүдәсен чикләячәкбез. Русия алмазлары гомерлек түгел", диде ул.
Бельгия импортны чикләүгә каршы чыга, ул Русия алмазларын күпләп сатып алучы төп илләрнең берсе.
Антверпендагы алмаз үзәге санкцияләр кертелсә, бизнесының 30лап процентын югалтачагын, моның үзе белән көндәшлек итүче Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Һиндстан бизнес-оешмаларына отышлы булачагын әйтә.
Европа берлеге илләре бу мәсьәләдә килешә алганмы – билгеле түгел.
- Бүген, 19 майда Һиросимада G7 лидерлары утырышы башлана, анда Европа берлеге җитәкчеләре дә катнашачак. Җыенда Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә кертеләчәк яңа санкцияләрне игълан итәрләр дип көтелә. АКШ делегациясе вәкиле әйтүенчә, беректәшләр хәзерге чикләүләрне кырыслату өчен "икеләтә көч куярга" ниятли. Бу Русиянең хәрби мөмкинлекләрен азайтырга тиеш.
- Җыенга Кытай һәм Русия вәкилләре хәтта кунаклар буларак та чакырылмады, дип искәртә Reuters.
- Шул ук вакытта Bloomberg язуынча, Һиросимага Украина президенты Владимир Зеленский киләчәк һәм җыенда катнашачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!