Украина президенты Владимир Зеленский Согуд Гарәбстанына килде. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.
Украина президенты Гарәп дәүләтләре лигасы җыенында чыгыш ясарга һәм Мөхәммәд ибн Салман әл-Согуд шаһзадә һәм башка гарәп лидерлары белән очрашырга ниятли.
Зеленский әйтүенчә, аннексияләнгән Кырымда һәм Русия басып алган башка җирләрдә яшәүче сәяси тоткыннарны азат итү һәм кире кайтару – фикер алышуларда төп мәсьәлә булып торачак.
"Кырымда золым кагылган кешеләрнең күбесе – мөселманнар", дип искәрткән Зеленский. Аның делегациясендә бу сәфәргә Кырымтатар халкының милли лидеры Мостафа Җәмилев тә бар.
Кичә, кырымтатар сөргененә 79 ел тулган көнне Зеленский кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал булдыруны тәкъдим итте.
- 18 май көнне аннексияләнгән Кырымда кырымтатар халкы сөргененә 79 ел тулуны искә алып матәм чаралары үтте. Сөрген корбаннарын искә алу чараларын күпләп җыелып үткәрмәскә кушылса да, кырымтатарлар урамнарга чыкты.
- Карасубазар мәчетендә сөрген корбаннары рухына дога укылды. Чараларны полиция күзәтеп торды.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!