19-20 май Казанда XIII Татар дин әһелләре җыены узды. Пленар утырышта Русиянең 77 төбәгеннән 1 мең делегат катнашты. Җыен ислам мәгарифенә багышланса да, чыгыш ясаучылар Русия хакимиятенең пропагандасын алга сөрде. Алар Көнбатышны "иблис" дип атап, Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан акларга тырышты. Шулай да татарларны борчыган кайбер мәсьәләләрне күтәрүчеләр булды. Алар арасында дини китапларны тыю, инкыйлабка кадәрге татар мирасын кайтару, татар телле шәкертләр кимү һәм Курган өлкәсендә күпчелек йорты янып беткән Эчкен авылына ярдәм итү сораулары бар иде.
Шул ук вакытта мөселманнарны борчыган кискен мәсьәләләр читтә калды. Русия төбәкләрендә һәм Мәскәүдә мәчет өчен җир кишәрлеге алу проблемы, Казан Җәмигъ мәчетен шәһәрнең үзәк өлешеннән читкә күчерү омтылышы, азаннарның канун кушканча яңгырый алмавы һәм мөселманнарның күпләп кулга алынуы, аларның колониядә хокуклары бозылуы турында әйтүче табылмады.
Узган еллардан аермалы, җыенда Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашмады. Аны Болгарга китте дип хәбәр иттеләр.
Азатлык Татар дин әһелләре җыенында яңгыраган төп биш фикерне барлады.
Көнбатышны гаепләү һәм сугышны дини яктан аклау
Соңгы вакытта Русиядә алып барылган "традицион кыйммәтләр"не яклау һәм аны Көнбатышка каршы кую пропагандасы Татар дин әһелләре җыенына да үтеп керде. Әлеге теманы зурлап Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов үз чыгышында күтәрде.
Ул Америка кушма штатларының элекке дәүләт сәркатибе Майк Помпео, АКШның элекке иминлек киңәшчесе Майкл Флинны "мөселманнарны террорчылар белән тиңләүчеләр" дип атады. Крганов Украина сугышын Чечня сугышы белән чагыштырды һәм анда "Көнбатыш эзләрен" эзләде.
"90нчы еллар башында Чечняда Русиягә каршы 54 илдән ялланган үтерүчеләр сугышкан булган. Бүген дә ялланган сугышчылар Украина җирендә күпме дип уйлыйсыз — 50дән артык. Неофашистик режимга ачыктан-ачык ярдәм күрсәтү һәм шуны дөрес дип яклау иблиснең коткысы түгелме? Күптән түгел Дохада узган спорт ярышлары вакытында күкрәкләренә георги тасмасын таккан ватандашларыбызны, җанатарларны трибуналардан куып чыгардылар. Георги тасмасы — ул фашизмны җиңү билгесе. Моны Көнбатыш йогынтысында булмаган дип кем әйтә ала?", диде ул.
Сугыш темасы Татар дин әһелләре җыенына, татар мөселманнарга турыдан кагылышлы булмаса да, аңа урын мулдан бирелде. Гәрчә Русия Украинага бәреп керде, Украина үз җирендә ватанын яклый.
Крганов сугыш темасын дәвам итеп, "мөмкин кадәр күбрәк кешенең һәлак булуы күмәк көнбатыш өчен гаять керемле сәүдә булуы инде күптәннән билгеле", дип хәрби эксперт сыйфатында сөйли башлады һәм хәрби-сәнәгать комплексларының акцияләре 22 процентка артканын да хәбәр итте. Ахырдан ул Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан аклап, "иблис"кә каршы сугышырга чакырды.
"Асылда көнбатыш сәясәтчеләре үзләре тирәсендә бөтен явызлыкны берләштерергә маташа. Бу гамәл Аллаһның булдырган мәрхәмәт һәм шәфкатьлелегенә каршы килә. Ни кызганыч, көнбатыш элитасы иблис тарафдарларына әйләнеп бара, ә иманлы бәндәләрнең изге бурычы — берләшеп аны җиңү", диде ул.
Ахырдан әлеге теманы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та күтәреп алды. Ул татар дин әһелләрен ЛГБТга каршы көрәшергә чакырды.
"Әләбәттә, бүген православ дине ислам илләрендә, ислам динендә үзенә бер терәк таба. Дөньяның кая барганы аңлашыла торган түгел. Ата-ана 1 һәм Ата-ана 2, балаларның ничәдер яшькә җиткәч аның малаймы, кызмы булуы — бу дөрес хәл түгел. Аның белән ислам һәм православ диннәре көрәшә ала", диде ул.
Миңнеханов балаларга дини тәрбия бирергә, татар дин әһелләренә мәдрәсәләр оештырырга кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта ул эре иганәчеләр белән эшләргә киңәш итте, чөнки, аныңча, хөкүмәт бу эшләрне башкара алмый.
Русиянең Украинага каршы елдан артык барган сугышы дәверендә Миңнеханов еш кына Мәскәү риторикасына бирелә һәм урыс телен яклаучыларның берсенә әйләнде. 19 майда ул "Русия - Ислам дөньясы" төркеме утырышында янә русофобия мәсьәләсен күтәрдe.
Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Урыс телен яклау чарасы буларак Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды, ә татар теле башка туган телләр белән берләштерелде. Быел Татарстанда урыс теле берләшмәсен төзергә җыенулары да әйтелде.
Бер ай элек Татарстан президенты Молдовада Русия яклы намзәтне хуплар өчен барганда аны чик буе полициясе илгә кертмәде. Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү Миңнехановны курчак һәм корал итеп куллана.
Дини китапларны тыюга каршы көрәш юлы
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны борчыган мәсьәлә — дини китапларны тыю проблемын күтәрде. Ул Самар мәхкәмәсе моңа кадәр Татарстанда тыелган "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын экстремистик исемлектән чыгару карарын искә төшерде. Мөфти Русиякүләм дини белгечләр оешмасы булдыру тәкъдимен имамнарга кабат җиткерде.
"Дини китапларны тагын тыймаслар дип кем ышандыра ала? Бу вакыйгадан Русия мөселманнарына сабак алып, дөрес нәтиҗәләр ясарга кирәк. Проблем төбендә мәхкәмәләрнең гаделсез карарлары түгел, проблем асылы — мөселман китапларга дини-фәнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясау. Шуның нигезендә экстремизм дип таныйлар. Дини әдәбиятка әзерлеге булмаган белгечләр экспертиза ясый", диде ул.
Сәмигуллин проблем кабатланмасын өчен татар дин әһелләренә хезмәтләрне татар телендә язып бастырырга тәкъдим итте. "Татарча язылган дини әдәбиятның тыелганы юк" диде ул. Аныңча, бу татар китаплары базары үсешенә дә саллы өлеш кертә ала.
Мөфти Русиядә дини экспертлар оешмасы төзеп булса, дини китапларны тыюны туктатырга мөмкин, балалар бакчасында хәләл туклану, мәчетләр җитмәү, хиҗап мәсьәләсен күтәреп булачак дип саный. Цензура булмасын өчен барлык мөфтиятләр белән бергә эшләргә чакырды. Шулай да Камил Сәмигуллинны башка бер мөфти дә хуплап чыкмады.
Инкыйлабка кадәрге мирасны кайтара алмау
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин беренчеләрдән булып Октябрь инкыйлабына кадәрге мирасның татар мөселманнары тормышына кайтара алмау проблемын күтәрде.
"Олуг бурычыбыз бар — бөек остазларыбыз булган галимнәрнең мирасын саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру. Без 30 елдан артык милләтебез, динебез өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләндек. Элекке галимнәр белән горурланырга гына тиеш түгелбез. Без, һичшиксез, интеллектуаль ислам галимнәребезне әзерләргә тиешле. Әлбәттә, XVIII, XIX, XX гасыр башындагы галимнәр дәрәҗәсенә җиткәнебез юк, әмма без җитәргә тиешле. Максат — галимнәр әзерләү", диде ул.
Быел Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгын уздыру, 2025 елда — Муса Бигиның 150 еллыгын билгеләп үтү бу мәсьәләгә игътибарны арттырачак дип ышана мөфти.
Әлеге мәсьәләне Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Әширов та күтәреп алды.
"Бүгенге көнгә кайтсак, шул мирас белән безнең татар халкы ничек файдалана? Ул бүген ничек хезмәт итә? Әлеге мирас көндәлек тормышта булсынмы, балалар тәрбияләүдә, бер-беребез белән элемтә коруда булсын, тәэсир итәме?.. Бәлки проблемнар шуннан чыгадыр? Без бит имамнар. Бабаларыбыз мирас калдырган кебек балаларыбызга нәрсә калдырабыз? Менә бу чапаннарыбызны истәлек дип калдырабызмы, яки Коръәнне күңелләргә сеңдереп, балаларны шул юлда тәрбияләүнеме", дип хисси чыгыш ясады ул.
Үз чыгышында ул "татар халкын бүләргә, таркатырга теләгән аерым көчләр булуын" да әйтте. Әмма нинди көчләр турында сүз барганын тәгаенләмәде, бары "Аллаһы Тәгалә бу хәйләләргә юл ачмас дип өметләнәм", диде. Күрәсең, сүз Русиядә узган җанисәп нәтиҗәләре һәм Русия фәннәр академиясенең себертатар диалектын татар теленнән аерып чыгаруны күз алдында тоткандыр.
Мәдрәсәләрдә татар телле шәкертләр кимү
Казанның Меңъеллык мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншин татар телен яхшы белгән шәкертләрнең кими башлавын искәртте.
"Соңгы елларда яшьләребездә милли үзаң таркала башлады, туган телдән бизү көчәйде, татар мәхәлләләрендә милли состав чуарланды. Мәчет-мәдрәсәләрдә белем бирү уңышлы бара. Тик бер-ике кеше башка милләттән һәм татарча яхшы белми дип бар халыкны урысча укытуга күчәбез. Без бу юл белән төп укучыларыбызны телебездән мәхрүм итәбез. Бик кыен булса да татар телен укытуны ташламыйк", дип мөрәҗәгать итте ул.
Әйтергә кирәк, Меңъеллык мәдрәсә тулысынча татар телендә белем бирүче бердән-бер уку йорты. Җиһаншин соңгы елларда урыс-татар мәктәбен тәмамлаган һәм күбрәк урысча сөйләшкән егетләрнең килүен һәм хәтта "татар теленнән ерак булган" балаларның укырга керүен әйтте.
Әлеге проблем Русиядәге татар мәчетләрендә дә күзәтелә ди ул.
"Бүген татарлар салган мәчетләрдә ана телендә вәгазьләрне сөйләүне, аралашуны бетерсәк, бераздан татар имамнары аннан кысрыклап чыгарылачак. Бу гадәттә инде бара. Сез аны күрәсез дә, ишетәсез дә. Телебезне югалтсак ата-бабаларыбыз алдында хыянәт итәчәкбез", дип кисәтте ул.
Җиһаншин татар теленең кимү сәбәпләрен атамады. Татарстанда һәм башка төбәкләрдә татар телен укыту, аны куллану даирәсе 2017 елда Русия президенты Путинның фәрманыннан соң кимеде. Ул вакытта прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
Әлеге шаукым дини уку йортларына да үтеп керде. Күптән түгел Русия ислам институты ректоры татарча укытырга укытучылар җитмәвен белдерде. РИИда бакалавриат юнәлешендә 45 фәннең 10сын гына татарча укытырлык укытучылар бар. Моның сәбәбен ул Русиядә милли телләргә булган мөнсәбәт белән аңлаткан иде.
Оренбург мөфтие, Хөсәения мәдрәсәсе мөдире Әлфир Шәрипов төбәктә Татар гимназиясе төзергә теләвен әйтте. Моны ул татар милли-мәдәни мохтәрияте белән иске Хөсәения мәдрәсәсен кайтарып эшләргә җыена.
"Анда татар-милли гимназиясен ачып, укытулар алып барырга телибез. Илебез, динебез, татар милләте өчен җанлы шәхесләр чыгар дип өмет итәбез", диде ул.
Бүген Русиядә 24 мәдрәсә, 9 көллият, 12 дини югары уку йорты һәм Болгар ислам академиясе эшли.
Эчкен авылы Татарстанга өмет итә: "Вакыт кысан"
Җыен барышында янгында күпчелек йорты янып беткән Курган өлкәсендәге Эчкен (Юлдус) авылы турында сүз күп булды. Равил Гайнетдинов төрле төбәкләрдән татар халкының авылны торгызуда ярдәм итүен бердәмлек дип атады. Әлбир Крганов Чуашстан мөселманнары Эчкендә бер йорт төзеп бирәчәген әйтте. Ул башка төбәкләрдәге татарларны да әлеге эшкә иярергә чакырды. Нәфигулла Әширов Татарстанны читтә калмаска чакырды.
Җыен ахырында Эчкен авылы имам-хатыйбы Әхмәдулла Хәбибуллинга сүз бирелде. Ул татар халкына рәхмәт әйтте һәм кайбер проблемнарны кабаттан яңгыратты.
"Халык амәнәт әйтеп җибәрде. Мин аны Рөстәм Миңнехановка тапшырам. Без бу сынауны узарбыз, ләкин Татарстаннан зур булышлык өмет итәбез диделәр. Шунсыз безгә авылны күтәрү авыр булачак. Зыян күргән кешеләр арасында хөкүмәттән ярдәм ала алмый торган категорияләр бар. Аларга беренче чиратта ярдәм кирәк, шунсыз авыл бетә", диде ул.
Моңа кадәр Эчкен авылында янгыннан зыян күрүчеләргә Курган хакимияте 10 мең сум акча бирүе билгеле булды. Авылда теркәлмәгән һәм йортлары рәсмиләштерелмәгән кешеләргә исә бу ярдәм дә күрсәтелмәгән.
"Хәзер йортлар салырга кирәк. Вакыт кысан", дип тәмамлады сүзен Әхмдулла хәзрәт.
8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җитеп, авылның яртысыннан күбрәге янды. Фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелде. Дөнья татар конгрессы авылга һуманитар ярдәм тапшырды.
БУ ТЕМАГА: "Авыл белән бергә тарихы да янды". Эчкен авылын кем торгызыр?🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!