Краснодарда рәсми рәвештә чит тел сүзләре язылган элмә такталар асуны тыйганнар. Бу бары тик тауар билгесе чит телдә теркәлгән ширкәтләргә генә рөхсәт ителә, дип җиткерә Краснодарның 93.ru басмасы.
Февральдә Краснодар мэры Евгений Наумов урамнарны карап узганда шәһәрдә чит телдә язылган күп кенә элмә такталар күрүен әйтте. Ул моны "ничектер ватанпәрвәрчә түгел", диде һәм мәсьәләне хәл итеп бетерергә кушты.
Шәһәр думасында бүген, 29 майда шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә төзәтмәләр кабул ителгән. Аларга ярашлы, элмә такталарны бары тик Русия халыклары телләрендә генә язарга ярый. Русия фәннәр академиясе фикеренчә, моңа татар, кырымтатар, себертатар, башкорт телләре, шул исәптән әйтик украин теле дә керә.
Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән көченә керәчәк, эшмәкәрләрнең элмә такталарны алмаштырырга бер ел вакыты булачак.
- 16 февральдә, Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте
- Канун дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Шулай ук норматив сүзлекләрдә булган чит тел сүзләрен генә кулланырга яраячак. Мондый сүзлекләрне исә Русия хөкүмәте раслаячак.
- Шул ук вакытта, күпмилләтле Русиядә башка халыкларның телләре проблемнарын кануни хәл итү юлларын карарга тәкъдим итмиләр. Киресенчә, мондый мәсьәләләр күтәрелгәндә Мәскәү күз йома, тәкъдимнәр кабул ителми.
- Әйтик Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясенә "татар теле — республиканың дәүләт коручы халкы теле" дигән норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.
- 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
- 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчылу белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!