Кырымда кырымтатар гаиләсендә тентү узган, гаилә башлыгын билгесез якка алып киткәннәр

Иллюстратив фото

"Бернинди сәбәп аңлатмадылар, бернинди документ күрсәтмәделәр", диде Алиме Рустемова.

30 май иртәсендә Иске Кырым шәһәрендә хокук саклау органнары кырым татары Ридван Рустемов өендә тентү узган. Бу хакта җирле активистларга сылтанып, "Крымская солидарность" яза.

Тентүдән соң Рустемовны микроавтобуска утыртканнар һәм билгесез юнәлешкә алып киткәннәр. Тентү үткәрелү сәбәпләре әлегә хәбәр ителми.

— Безне, иремне, балаларны, дорфа рәвештә урамга куып чыгардылар. Бернинди сәбәп аңлатмадылар, бернинди документ күрсәтмәделәр. Нәтиҗәдә, иремне билгесез якка алып киттеләр, — дип сөйләде Ридванның хатыны Алиме Рустемова.

Аның сүзләренчә, күп кенә кешене канунсыз рәвештә сакта тоталар һәм уйлап табылган маддәләр нигезендә утырталар, хокук саклау органнарына ышаныч юк.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!