Бер ел ярым эчендә Русиядә күмү чыгымнары 30-50 процентка кыйбатланган. Бу хакта Росстат белешмәләренә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итә.
Әйтик, кремация бәясе 36 процентка арткан: 21 мең сумнан 28,7 мең сумга җиткән. Кабер казу 13 процентка кыйбатланып 8765 сум булган, табут ясау 52 процентка арткан (6729 сум). "1нче җирләү йорты" оешмасының баш мөдире Елена Эльсалиева әйтүенчә, агачка һәм тимергә бәяләр артканга, тәреләр, чардуганнар һәм табутлар ясату 2-2,5 тапкырга кыйбатланган.
Ике-өч ел эчендә пычкы аша узган материаллар да кыйбатланган, дип искәртә Җирләү оешмалары һәм крематорийлар берлеге (СПОК) вице-президенты Владимир Родькин. Аның әйтүенчә, соңгы айларда чимал очсызлана, әмма логистика кыйбатланганга һәм хезмәт хаклары артканга күрә, ахыргы бәя арзан була алмый.
Эльсалиева үзләренең оешмалары чималны Украинадан сатып алганлыгын әйткән. Әмма Русия сугыш башлаганнан соң, оешма җитәкчелегенә яңа сатучы эзләргә туры килгән. Родькин исә "дөньяда нефть һәм бензин кыйммәтләнгәнгә" Кытайдан чимал кайтарту да авырлашты дигән. Шуңа күрә җитештерүчеләр кабер ташларын ешрак Карелиядән кайтарта башлаган.
Белгечләр мәрхүмнәрнең туганнары җирләү эшләренә күп акча түкмәскә тырыша, әйтик, кыйбатлы имән табут урынына нарат табут сатып ала, ди. Коронавирус пандемиясе башланганнан соң, җирләү бәяләре якынча 30 процентка арткан булган, шулай да соңгы елда бәяләр тотрыклы хәлгә килгән.
- Русиядә үлемнәргә китергән сәбәпләрнең берсе – Украинага каршы сугыш. Быел май аена кадәр "Медиазона" белән берлектә ВВСның урыс хезмәте һәм волонтерлар төркеме Украинага һөҗүмдә һәлак булган 24005 русияленең исемнәрен ачыклаган. Журналистлар чынлыкта һәлак булучылар 40-60 процентка күбрәк булырга мөмкин дип искәртә. Русия саклану министрлыгы исә югалтулар турында хисап бирми, журналистлар китергән саннарга фикер белдерми.
- Азатлык та сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 466, Башкортстаннан кимендә 744 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!