Киевта ул Украина башкаласының туган көне, Шәһәр көненә дә эләкте. Ә бу бәйрәмгә туры китереп Русия шәһәрне утка тотты, бик күп ракетлар белән һөҗүм итте. Руслан Айсин украиннарның бер елдан артык җәһәннәмгә әйләнгән тормышын үзендә татыды. Азатлык конференциядә яңгыраган фикерләр, Кавказ һәм Идел-Урал халыкларының антиколониаль хәрәкәттә берләшү ихтималы, бергә хәрәкәт итү юллары турында сорашты. Айсин Русия паспорты аркасында юлда туган авырлыклар турында да сөйләде.
Белешмә: "Азат Русия өчен" хәрәкәте
"Азат Русия өчен" хәрәкәте —Русиядә халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү, милли республикаларны яңадан кору, чын федерализм булдыру максаты белән оешкан хәрәкәт. Оештыру җыены 2022 елның 30 октябрендә Истанбулда үтте. Анда чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз халкы вәкилләре, Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды.
— Конференция Таулы республиканың оешуына 105 ел тулу уңаеннан уздырылган. Ул Кавказдан Русиягә оппозициядә торучы шәхесләр, оешмалар тарафыннан оештырылды. Татарларны Сез тәкъдим иттегез булып чыгамы?
— Әйе, Киевка чакырулы кунак буларак бардым. Алдан ук әйтим, конференция югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Никадәр шәп оештырылганга да, югары мөнбәрдән яңгыраган фикерләргә дә, катнашкан шәхесләргә дә шаккаттым. Идел-Урал дәүләтчелеге турында фикерләшергә җыела алсак, без бу дәрәҗәдә оеша алабызмы? Гомумән, җыелырга сәләтлеме без дип уйлап утырдым. Төп чыгыш ясаучылар ул - сөргендәге Чечен республикасы - Ичкерия премьер-министры Әхмәд Закаев, "Кавказ халыклары ассамблеясе" иҗтимагый оешма башлыгы Руслан Кутаев, чиркәсләр хәрәкәте лидерлары. Кырымтатарлар бар иде, мәсәлән, Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров. Украина парламенты - Рада депутатлары, АШК, Япония, Литва, Британия, Канада, Польшадан галимнәр, элекке хөкүмәт кешеләре, җәмәгать эшлеклеләре дә бар иде. Галимнәргә килгәндә, алар башлыча Русиянең Кавказ халыклары проблемнарын өйрәнүчеләр. Сөйләшүләр Русиянең колониаль сәясәте һәм аннан ничек котылырга дигән сораулар тирәсендә барды. Мин програмда булмасам да, доклад әзерләнмәсә дә сөйләдем, фикерләремне әйттем.
— Татарлар исеменнән ниләр яңгырады?
— Татарлар да дәүләтен югалтканнан бирле аны кире кайтару көрәше белән яши. Ничә гасыр узса да халык дәүләт хәтере белән яши. Без әле исән, безне шул хәтер яшәтә һәм көрәшкә этәрә. Татарлар үз илендә яши дип саналса да, ул хокуксыз, ул олтан булып яши, әмма сәяси фикергә ихтыяҗ бар. Киевта утырган чечен, чиркәс, кырымтатарлары - барысы да мөһаҗирләр, үз туфрагында яши алмаучы шәхесләр, әмма шулай булуга карамастан да дәүләтчелек идеяләре белән яшибез.
Хәзерге вакытта колониаль сәясәткә каршы көрәштә татарлар алдынгы сафта түгел, әмма татарның сәяси фикере, тәҗрибәсе барлыгын таныйлар
Кавказ халкы Идел-Уралны күзәтеп бара, алар дәүләт өчен көрәшкә беренче булып татарлар күтәрелде ди һәм безне әйдаманнар итеп кабул итәләр. Хәзерге вакытта колониаль сәясәткә каршы көрәш хәрәкәтендә татарлар алдынгы сафта түгел, әмма татарның сәяси фикере, тәҗрибә барлыгын таныйлар. АКШтан килгән белгечләр дә Чечня белән Татарстанның сәяси тәҗрибәсе бар дип ассызыклады. 100 ел элек тә, 1990нчы елларда да беренче булып күтәрелгән милләтләр булды, аларны өйрәнергә, кулланырга кирәк дип әйтелде.
Җәмәгать эшлеклесе Руслан Кутаев бер фикер әйтте. Көнтабыш Русиянең бүленүеннән, таркалуыннан курка, чөнки аннары вак халыкларны Кытай яулап алыр дип курка. Әмма, киресенчә, Путин режимы бүген үк Кытайга елышты, ул Кытайның вассалы кебек эш итә. Ә мөселман, урыс булмаган халыклар, аеруча төркиләр Кытай экспансиясенә гасырлар буе каршы торды һәм хәзер бу халыклар мөстәкыйльлеккә ирешсә, беренче чиратта Кытайга каршы көрәшәчәк. Мин дә шулай саныйм. Әмма без, төрле халыклар берләшеп хәрәкәт итәргә тиеш. Ни рәвешле? Конфедератив ысул белән аралашу буламы, әллә стратегик берләшмәме - мөһим түгел, форманы уйлап табып була.
БУ ТЕМАГА: "Идел-Урал конфедерациясе кирәк". Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оештыКавказ халыкларның да, Идел-Урал халыкларының да максаты бер - колониаль басымнан арыну. Бу булмаса, телне дә, динне дә басачаклар, ул гына түгел, Русия империясе безнең үзбилгеләнү нигезләрен дә юкка чыгарачак. Татарстанның башкаласы Казанда чын рәвештә татарча эшләүче татар мәктәп тә юк бит. Әле бу Татарстанда! Моны Кавказ халкы вәкилләре ишеткәч, шаккатты.
Безгә, татарларга, мондый фикер мәйданчыклары җитми
Безгә, татарларга, мондый фикер мәйданчыклары җитми. Аралашу, сөйләшү, анализлау кирәк. Экспертлар белән берләшү мөһим. Кавказ халкы менә оеша алды, югары мөнбәрдән үз фикерләрен җиткерә ала, ә без ничектер оешып бетә алмыйбыз дигән нәтиҗә ясадым.
Кавказ лидерлары Украина хөкүмәте, Рада депутатлары, сәясәт белгечләре белән күптән системлы эшли. Алар үз мәнфәгатьләрен, фикерләрен җиткерү өчен күп көч сала, аналитиклары да, лоббистлары да эшли. Татарда потенциал бар, әмма туплана алмыйбыз.
— Килгән көнне дә, Шәһәр көнендә дә Киевны Русия утка тотты. Ничек хис иттең үзеңне?
— Украина дроннар, ракетлар һөҗүме астында инде бер елдан артык яши, әмма, ни гаҗәп, Киев яши. Кешеләр тулы тормыш алып барырга тырыша. Бик сөйкемле кешеләр, агрессияне, киеренкелекне сизмәдем. Алар арыган, әмма рухы күтәренке аларның, яшибез, без яшәргә тиешбез дип гомер итәләр. Киевта тәртип. Коммендант сәгате керсә урамда кеше калмый. Барысы да бар нәрсәгә күнеккән, һәр кеше нишләргә икәнен белә. Кафе, рестораннар эшли. Алар буш түгел, кешеләр кече, урта бизнеска керем булсын дип, киресенчә, йөриләр. Шәрыкъ ресторанына да, кырымтатар кафесына да сугылдык, бер буш өстәл юк, чират та көтәргә кирәк булды.
Мин урамнарда күп йөрдем, китап, ризык кибетләренә кердем, җәмәгать транспортын файдаландым - һәркайда да украинча сөйләшү. Начар белгәннәр дә дәүләт телендә сөйләшергә тырыша, урыс сүзләрен кыстырмый. Мин үзем дә сүзлек тотып йөрдем, украинча аңлашырга тырыштым. Бик тәэсир итте бу миңа, илһамландырды. Ислам динен кабул иткән урыслар белән аралаштым, алар 2022 елның 24 февраленнән соң без урыс булудан туктадык, без - украиннар, диде. Сәяси яктан украиннар алар. Украин телен өйрәнәләр. Бу процесс нык сизелә.
Төнлә мин кунакханәдә идем, шартлаулар башланды. Ракетлар оча, ә аларны һава һөҗүменә каршы системнар бәреп төшерә торды. Ни диим, куркыныч. Бу ракет кайда килеп бәрелер, кемнең гомерен өзәр - билгесез. Мин берничә төн шулай уздырдым, әмма укрианнар инде 465 көн шулай яши. Иртән торгач, укыдык - бу иң күп ракетлар җибәрелгән төн булган.
Шәһәр көнендә Бәйсезлек мәйданына да бардым, бөтен җирдә Украина байраклары. Кешеләр мәйданга чәчәкләр дә алып килде.
Кешеләр белән сөйләштем бу хакта, Русия кешеләрне үтерә, кыра ди алар. Русия федераль каналлардан без хәрбиләргә каршы сугышабыз ди, ә чынында алар кешеләр яшәгән йортларга ракетлар очырта, кешеләрне үтерә.
— Гомумән, Киевка бару ничегрәк? Сез Төркиядә яшәсәгез дә Русия паспорты белән хәрәкәт итәргә кирәк, ә Украинага очкычлар да очмый.
— Ул үзе бер маҗара. Мин Төркиядән Кишиневка очтым, шуннан мине каршы алырга, аннары без машинада Украинага китәргә тиеш идек. Русиянең кызыл паспорты үгез каршында кызыл чүпрәк болгау белән бер хәзер. Мине дә чиктә туктаттылар һәм тикшерә башладылар. Русия кешесеннән кайда да куркалар, кайда да шикләнеп карыйлар. Күп сораулар бирәләр. Кертмәскә дигән карар да чыгарырга теләделәр, чөнки Молдовада гагаузлар мәсьәләсе бар, алар минем Татарстаннан икәнемне дә күрде, ә Русия Татарстанны аларны болгатуда кулланырга тели. Рөстәм Миңнехановны гомумән борып җибәргән иде. Әмма, шөкер, ахыр чиктә оештыручылар шалтыратып кына минем мәсьәлә көчкә хәл ителде.
БУ ТЕМАГА: Миңнехановны Молдовага нигә кертмәделәр һәм гагаузлар ни өчен Русияне хуплый
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!