Русия саклану министрлыгы хөкүмәт карары өлгесе әзерләгән. Аңа ярашлы, хәрби бурычлылар яки запаста торучылар хәрби комиссариатка килмәсә дә, аларны хәрби исәпкә куя яки хәрби исәп документларына үзгәрешләр кертә алачаклар. Бу документ Норматив хокукый актлар федераль порталында чыккан.
Карар өлгесендә әйтелгәнчә, хәрби исәптә тормаучы, әмма анда торырга тиешле кешеләрне "дәүләт мәгълүмати ресурсындагы белешмәләр нигезендә" исәпкә куячаклар. Бу хакта "Госуслуги" аша хәбәр итәчәкләр. Медицина тикшерүе исә киләсе юлы комиссариатка килгәннән соң гына үткәреләчәк.
Документта "Госуслуги" аша җибәреләсе электрон повесткалар турында да әйтелә. Аны Повесткалар реестрына кертелгәннән соң җиде көн эчендә тапшырылган дип санаячаклар.
Карар өлгесендә әйтелгәнчә, хәрби исәпкә куелганнарны хәрби комиссариатка повестка белән чакырачаклар, аны кулларына тапшырырга да, почта аша яши торган җиренә җибәрергә дә мөмкиннәр. Шулай ук электрон рәвештә дә теркәячәкләр.
Әгәр повестка хәрбинең кулына яки почта аша тапшырылмаган икән, Повесткалар реестрында урын алганнан соң, җиде көннән тапшырылган дип саналачак.
Повестка тапшырылган көннән башлап русияләргә Русиядән чыгу тыела, ә 20 көн эчендә хәрби комиссариатка килмәсәләр, башка төрле чикләүләр дә кертелә.
Быел яз Русия думасы электрон повесткалар турындагы һәм башка төрле яңа үзгәрешләр кабул итте. Әмма канунга ярашлы актлар юк иде, шуңа аларны әлегә тәҗрибәдә куллана алмыйлар. Саклану министрлыгы тәкъдим иткән карар өлгесе исә шундый актларның берсе булачак.
Элегрәк Русия хакимияте вәкилләре бөтен яңа үзгәрешләр дә гаскәргә көзге чакырылыш башланганчыга кадәр үз көченә кереп бетәргә тиеш дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!