Башкортстанда хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Әлеге үзгәрешләрне республиканың “Юл хәрәкәте иминлеге турындагы” кодексына кертмәкчеләр. Канун өлгесе машина йөртүчеләрнең бердәм реестрын булдыруны күз уңында тота, ул ЮХИДИда һәм Башкортстан хәрби комиссариатында булачак.

Башкортстан Корылтае депутатлары беренче укылышта карауга кертү өчен яңа канун өлгесе әзерләгән. Ул повестка алганнан соң хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарып торырга тәкъдим итә. Әлеге үзгәрешләрне республиканың "Юл хәрәкәте иминлеге турындагы" кодексына кертмәкчеләр. Төбәк хөкүмәтендә документны хуплаганнар да инде. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Канун өлгесе машина йөртүчеләрнең бердәм реестрын булдыруны күз уңында тота, ул ЮХИДИда һәм Башкортстан хәрби комиссариатында булачак.

Әгәр кеше повестка алганнан соң 20 көн эчендә чакырылыш комиссиясенә килмәсә, аның машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылып торачак, ә Русиядә машина белән хәрәкәт итүе чикләнәчәк, дип белдергән Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Елена Родина.

Әгәр систем хатасы булса, кешегә хәрби комиссариатка барып, хәлне ачыклап бетерергә кирәк булачак, диелә.

Апрель аенда Уфада 150ләп ир-егет җитди сәбәпләре булмаса да, чакырылыш комиссияләренә килмәгән дип хәбәр ителгән иде.

  • Быел яз Русия думасы электрон повесткалар турындагы һәм башка төрле яңа үзгәрешләр кабул итте. Дума порталында чыккан төзәтмәләргә күрә, хәрби комиссариатка килмәүчеләргә чикләүләр кертеләчәк. Әйтик аларга чит илгә чыгу тыелачак.
  • Әмма канунга ярашлы актлар юк иде, шуңа аларны әлегә тәҗрибәдә куллана алмыйлар. Бу уңайдан Саклану министрлыгы хөкүмәт карары өлгесе тәкъдим итте, әлеге документ - шундый актларның берсе булачак.
  • Аңа ярашлы, хәрби бурычлылар яки запаста торучылар хәрби комиссариатка килмәсә дә, аларны хәрби исәпкә куя яки хәрби исәп документларына үзгәрешләр кертә алачаклар.
  • Повестка тапшырылган көннән башлап русияләргә Русиядән чыгу тыела, ә 20 көн эчендә хәрби комиссариатка килмәсәләр, башка төрле чикләүләр дә кертелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!