Медиа: элита Путинның Украинадагы сугышны җиңәчәгенә ышанмый

Владимир Путин

Агентлык белән аралашкан чыганаклар Кремль өчен иң яхшысы – ел ахырына сөйләшүләр уздырып, низагны туктатып тору булыр иде, дип фикер белдергән.

Русия элитасы сугыштан арыган һәм аның туктавын тели, әмма Путинның хәрби хәрәкәтләрне туктатачагына шикләнә. Бу хакта вазгыять белән таныш җиде чыганагына сылтанып Bloomberg яза.

Агентлыкка хәтта күтәренке рухтагы чыганаклары да, Кремль өчен иң яхшысы – ел ахырына сөйләшүләр уздырып, низагны туктатып тору булыр иде, шуннан соң Путин зур югалтуларга китергән җиңү турында игълан итәр, басып алынган украин җирләрен тотып тора алыр иде, дип белдергән.

Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле элита вәкилләренең берсе дә президентка каршы чыгарга теләми, әмма аның лидерлыгына ышаныч какшады, дип белдергән агентлыкның дүрт чыганагы.

Русия эчендә, шул исәптән Мәскәүдә пилотсыз очкычлар һөҗүме яклаусыз булу хисен арттыра, ә хәрби хәрәкәтләрнең Белгород өлкәсенә үтеп керү Путинның Русия иминлеге гаранты "имиджына тап төшерә" дип белдергәннәр басмага.

Бу вазгыятьтә сугышны хуплаучыларның да Русиянең сугыштагы мөмкинлекләреннән күңеле кайтты, сугыш берничә көндә бетәргә тиеш иде, ә инде ел ярым бара, дип искәрткән алар.

Күптән түгел Русия думасы депутаты Константин Затулин "махсус хәрби операция"дәге максатларга ирешелмәде, дигән иде.

Моңарчы Politico журналы АКШ президенты Джо Байден хакимиятендә хәрби низаг туңдырылып торырга мөмкин дип фаразлауларын язды.

Украина хакимиятләре берничә тапкыр җирләрен югалту яки низагны туңдырып тору кебек тәкъдимнәрне кабул итмәячәкләрен белдергән иде.

Кремльдә исә Мәскәү Украина белән низагны туңдыруга каршы һәм Украинадагы сугышның максатларына "йә махсус операция ярдәмендә яки башка чаралар белән" ирешәчәк, диделәр.

  • Узган ел 24 февральдә Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. "Махсус операция" дип аталучы һөҗүмнең максатлары дип фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" яклау, Украинаны "коралсызландыру" һәм "денацификацияләү" әйтелгән иде.
  • Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.
  • Украинага һөҗүмне дөньяның күпчелек илләре һәм анда яшәүчеләр хөкем итеп чыкты. Русиягә каршы чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!