2021 елда Судакның Капсихор (Морское) авылында җирле хакимиятләр 68 яшьлек Рустем Усеиновның йортын сүткән иде, быел аның бакчасын да корытканнар. Йорты сүтелгән урынга кайтып, ул анда вагон китереп куйган. Шунда яшәргә җыенганда хакимиятләр вагонны алыгыз дигән таләп куйган. Хәзер ул ни буласын көтә, әмма бирешергә җыенмый. Азатлык Рустем әфәнде белән күрешеп сөйләште.
Рустем Усеинов йорты төзелгән җирне Украина заманында канунлаштыра башлаган. Яңа генпланга күрә бу җирләр йорт төзү өчен каралган булган. "Бу карарны гамәлгә кертү өчен депутатларның бер сессиясе калган иде. Мине Судак мэры да, синең җир мәсьәләң хәл ителәчәк дип ышандырган иде. Ләкин 2014 елда Русия Кырымны басып алгач, бу эш тукталды. Шулай итеп мин бу җирдә канунсыз йорт төзегән кеше булып калдым. Бу җирләр минем ата бабаларым яшәгән борынгы Ай Серез (Междуречье) авылы җирләренең бер өлеше, ләкин хәзер алар Капсихор авыл шурасы җирлегенә кертелде" ди ул.
Йорты сүтелгән урында ул 115 инҗир, башка җимеш агачлары утыртып, еллар буе карап үстергән, умырталар тотып бал чыгарган. Хөкем ителгән кырымтатарларга даими теләктәшлек белдерә, Акмәчет мәхкәмәләрендә аны еш очратып була. Мәхкәмә янында полиция кулына эләккән чаклары да булды. Йорты сүтелгәннән соң, бакчасында үскән агачларны да корытып киткәннәре хакында ул менә нәрсә сөйләде.
— Мин җәй көннәрендә инҗир җимеше сатып, шуны пенсиямә кушып яшәргә тырыша идем. Быел хастаханәдән чыкканнан соң бакчама килсәм, 100дән артык инҗир агачыннан тик берсе исән калган. Кыш көне, мин булмаганда, бәлки салкын тигәндер дип уйласам, күршеләрдә инҗир ямь-яшел утыра. Димәк, мин хастаханәдә ятканда дошманнар инҗир агачларын да агулап, ниндидер зыянлы нәрсә сибеп киткән дигән фикергә килдем.
Шушы хәлне аңлатып ул корыган инҗир агачлары янында видео да төшергән. "Монда 115 инҗир агачы бар иде, алар барысы да корыды. Дошман йортларыбызны сүткәннән соң, инде бакчаларыбызны да корыта", ди ул.
Your browser doesn’t support HTML5
Йорты сүтелгәннән соң ул монда китереп куйган кечкенә вагонда яши башлаган. Азатлыкның, сез монда сусыз, электрсыз ничек торасыз дигән соравына ул, заманында монда кырымтатар милли-мәдәни үзәге өчен аерылган урынга хәзер телетрансляция манарасын китереп утырттылар, аның өстендә прожектор бар, кичен аны кабызалар, шуның уты минем вагонга кадәр җитә, дип аңлатты.
"Телефонымны машинаның аккумуляторыннан тутырам. Суны үзем белән китерәм. Мин утырткан инҗирларны корытсалар да, монда алмагач, абрикос, груша кебек агачларны да үстердем. Аларга тимәгәннәр, чөнки алар минем җирдән читтәрәк үсә. Инҗир белән бергә йөзем агачларын да агулаганнар кебек, ләкин йөземнең тамырлары инҗирныкына караганда тирәнрәк китә, шуның өчен йөзем яфраклары инде күренә башлады. Мине хакимият кешеләре килеп читтән күзәтеп торганнарын да күргән идем" дип сөйли Рустем әфәнде.
Соңгы еллларда Судак һәм аның тирәсендә диңгез буендагы урыннарда тагын өч кырымтатарның кафесын күчерделәр, диде Рустем әфәнде.
"Мин йөрәгемә операция ясалганнан соң, бер туганымның фатирында яшим. Һавалар җылынгач чатырга күчәргә ниятем бар. Узган көздә йортым торган урында бер вагон куйган идем, ләкин анда яшәргә шартлар юк, аның өчен вакытлыча фатирга күчтем. Бер көн барсам, вагон өстендә моны алыгыз, алмасагыз, без аны үзебез алабыз, чыгымнарны сез түләячәксез, дигән язу элеп киткәннәр" диде ул.
Азатлык белән сөйләшкәндә Рустем әфәнде гаиләсенең ничек итеп Кырымга кайтканын сөйләп, без Кырымга 70нче елларда кайткан идек, диде.
"Без 1968 елда Кырымга кайтучылардан беренчеләр идек, кайтуыбызга тиздән 55 ел була. Мин монда рус телендә мәктәпне тәмамладым. Мәктәптә укыганда рус теленнән ярышларда урыслар арасында беренчелекне яулый идем, аның өчен урыс телендә яхшы сөйләшәм, әмма миңа туган телемдә сөйләшү тагын да уңайрак. Кырымга кайтканда без Керич ярымутравында урнашкан, мең ярым ел тарихы булган борынгы Давут иле авылының өлеше булган Чыбыртма Сарт авылында яшәдәк. Аннан Судакка күчкәнебезгә 25 ел булды. Әнием, мәрхүм, Үзбәкстаннан китергән капчыкларны авылыбызга барсак, анда ачарбыз дип, 1987 елга хәтле ачмый торды. Бер капчык зур шикәр кисәкләре белән тулы иде. Әтием, Алаһы тәгәлә рәхмәтендә булсын, вафат булганнан соң, инде мин дә монда калачакмын дип, ул капчыкны ачкан иде.
Ай Серез авылы йөз-ике йөз ел түгел, мең еллар яшәгән ата-бабаларымның туган җире. Минем тамырларым шуннан.
БУ ТЕМАГА: "Кырым — ул татарныкы!" Судакта кырымтатар милли ярминкәсе уздыМин үз ватанымда, ул минем җирем, ата-бабаларымнан калган мирас. Егерме ел Украина заманында мин анда тордым, билгеле сәбәпләр аркасында җир документлары эшләнмәде. Безгә беркем хуш килдегез, алыгыз, бу җир сезнеке булсын, димәде. Моның тарихы озын, моны кирәкме хәзер сөйләргә, белмим, ләкин бүгенге хәлебез дә шундый. Алар безнең тарихи дошманнарыбыз.
Хәзер мин катгый рәвештә ахырына хәтле барачакмын дисәм, мактану булыр, әмма саулыгым булган кадәр торачакмын. Мин күптән түгел операция кичердем. Саулыгым да инде яхшы түгел, яшем дә бар. Ләкин ниятем, саулыгым, хәлем, көчем җиткән кадәр торачакмын. Аллаһның әмере белән нәрсәгә түзәрбез, аны беркем дә белми", ди Рустем әфәнде.
Рустем Усеинов 1955 елда сөргендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туган, тамырлары Кырымның Ай Серез авылыннан. Аның барлык кушаматлары Томактан дип башлана, бабалары хаҗга барып кайтканнан соң алар Хаҗиумер булып киткән. "Бүгенге көндә урыслаштырылып ясалган документларга караганда, мин Рустем Усеинов булам", диде ул хушлашып.
Яраткан туган җирендә, ата-бабаларының җирендә яшәү хокукы өчен аның еллар буе барган көрәше әле дә дәвам итә. Йөрәге авыру булган 68 яшендәге бу кешенең көрәше кырымтатарларның фаҗигале язмышының меңнәрчә мисалларның берсе булып тора.
Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене
1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.
18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.
Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!