Казанда элекке "Кырлай" аттракционнар паркы урынында яңа парк ачарга мөмкиннәр. Бу хакта туры эфир барышында шәһәрнең Парклар һәм скверлар мөдирлеге җитәкчесе Айгөл Латыйпова җиткерде дип яза "Реальное время".
Аның әйтүенчә, Казанда яшәүчеләр парк ясасыннар өчен җирне сатып алырга тәкъдим итә. Мөдирлектә бу тәкъдимне хуплыйлар.
"Без дә анда парк булуын бик телибез. Җитмәсә, янәшәсендә "Манзара" паркы ясау ниятләнә, бу ике кишәрлекне берләштереп, "Казан" гаилә үзәгенә барып җитү шәп булыр иде", дигән Латыйпова.
Шулай ук ул әлегә бу урынны шәһәр ничек кулланачагы билгеле түгел дип искәрткән.
Әле 2019 елда ук Татарстан җитәкчелегенә Казансу яры үсеше концепциясе тәкъдим ителгән иде. Андагы фикергә ярашлы Киров дамбасыннан Ленин дамбасына кадәр "Манзара" паркы сузылачак, Ленин дамбасы белән Миллениум күпере арасындагы ярны "Офыклар паркы" алып торачак, ә Миллениумнан "Ак Барс Арена" стадионына кадәр "Спорт" паркы ясаячаклар.
- Кырлай паркын былтыр 1 апрельдә сүтә башлаганнар иде. Ул үзе 2004 елда ачылды. Анда 30 аттракцион һәм күңел ачу мәйданчыгы эшләде.
- "Кырлай" паркында Җәмигъ мәчетенең нигез ташы салынды. Ташны KazanSummit-2022 форумы кысаларында тантаналы рәвештә бик күп кунаклар каршында ачканнар иде. Әмма таш бер атнадан соң юкка чыкты.
- Былтыр августта Татарстан президентының матбугат хезмәте Казанда "Кырлай" балалар паркы өчен урын билгеләнде, ул Җиңү паркы янында урнашачак, дип хәбәр итте.
- Быел май аенда Казандагы Җәмигъ мәчетен "Кырлай" паркы урынына түгел, яңа урынга салырга мөмкин булулары ачыкланды. Казандагы Җәмигъ мәчет язмышы турында Татарстан рәсмиләре ләм-мим берни дәшми дә, аңлатмый да. Монда мәчет салыначак дип вәгъдә ителгән Кырлай паркында тынлык, бер төзелеш эшләренең әсәре дә күренми. Җәмигъ мәчет Бишталта бистәсендә Мәскәү архитекторлары тарафыннан төзелергә мөмкин.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!