Гаскәрне "кимсетү" турындагы эш нигезендә хөкем ителеп колониягә җибәрелгән Барнуал журналисты һәм активисты Мария Пономаренко "демократик хокуклар һәм ирекләрне яклаган өчен" ел саен бирелә торган Борис Немцов бүләге иясе булды, дип хәбәр итә "Медиазона".
Пономаренкодан тыш, Немцов бүләге Комидан Никита Тушкановка, Воронеждан Михаил Симоновка, Мәскәүдән Максим Лыпканьга һәм Вологдадан Владимир Румянцевка бирелгән. Алар барысы да сугышка каршы карашлары өчен җинаять эзәрлекләвенә дучар ителгән, дип җиткерә "Сибирь.Реалии".
Комида яшәүче тарих укытучысы Никита Тушкановны террорчылыкны аклау турындагы эш нигезендә 5,5 ел колониягә, Воронеж пенсионеры Михаил Симоновны гаскәр турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә 7 елга хөкем иткәннәр. Мәскәүдән 18 яшьлек Максим Лыпкань Азатлык радиосының урыс хезмәтенә биргән әңгәмәсе өчен гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнеп кулга алынган, Вологдадан ягучы (кочегар) Владимир Румянцевны сугышка каршы радио ясавы өчен 3 елга колониягә хөкем иткәннәр.
"Бер сүз белән әйткәндә, бу кешеләрне намус берләштерә. Икенче әйбер – батырлык, әлбәттә", дигән бу уңайдан Борис Немцовның кызы Жанна Немцова.
- Февральдә Барнаулның Ленин районы мәхкәмәсе Пономаренконы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату җинаять эше нигезендә алты елга колониягә хөкем итте. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул тыныч халык яшеренгән Мариуполь драма театрының утка тотылуы турында телеграмда пост бастырган.
- Май аеннан башлап ул Красноярның 22 төзәтү колониясендә тотыла, үзенә медицина ярдәме күрсәтелмәвенә зарлана. Пономаренко аркасы авыртуын әйтә.
- 2016 елдан башлап БорисНемцов фонды шул ук исемдәге бүләк тапшыра. Аны хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар ителгән русияләр – сәясәтчеләр, сивил активистлар алды. Узган ел премияне русия хәрби агрессиясе белән көрәше өчен украина президенты Владимир Зеленскийга бирделәр.
- 2021 елның февралендә Борис Немцев фонды премиясе лауреаты булган оппозиционер Алексей Навальный бүләкнең акчалата өлешен — 10 мең евроны сәяси тоткыннар гаиләләренә бүлеп бирергә кушкан иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!