Русия тәртип саклау оешмалары Русия Думасының элекке депутаты Илья Пономарёвка каршы ачылган җинаять эше нигезендә кимендә өч төбәктә тентүләр уздыра. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Московский комсомолец" һәм "Новости" дәүләт агентлыгы хәбәр итә. Тентүне төрле дәрәҗәдәге дептутларда үткәрәләр диелә.
Аерым алганда тентүләр Мәскәүдә Думаның "Ватан" фиркасеннән VI чакырылыш депутаты Маргарита Свергуновада, "Безнең йорт – Русия" хәрәкәтеннән II чакырылыш депутаты Олег Гонжаровта һәм Мәскәүнең "Яблоко" фиркасеннән элекке муниципаль депутаты Никита Ильинда үтә.
Калининградта төбәкнең танылган оппозиционер сәясәтчесе – төбәк парламентының элекке депутаты Соломон Гинзбургны тентиләр. Шулай ук Мәскәү өлкәсендә дә тикшерү эшләре баруы турында хәбәр ителә. RT каналы мәгълүматынча тентү сәясәтче Борис Коноваловта уза.
ТАСС хәбәренчә, тентүне тикшерү комитеты уздырган. Тентү уздырылган депутатларның Пономарёв белән ничек бәйле булуы хакында әйтелми.
- Илья Пономарёв – Думаның V һәм VI чакырылышлары депутаты. Ул Киевта яши, аның украин ватандашлыгы бар. Русиядә аңа каршы гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турында җинаять эше ачылды. Ул оештырган "Халык депутатлары җыены" оешмасы Русиядә теләнмәгән оешма дип табылды. Моннан тыш, сәясәтче даими рәвештә Украинаның "Русия азатлыгы" легионы исеменнән даими чыгыш ясый. Бу оешма Русиядә террорчы оешма дип табылды.
- 2022 елның сентябрендә һәм маенда да оппозиционер сәясәтчеләр һәм журналистларда Пономарёвка каршы "фейклар" турында ачылган эш уңаеннан тентүләр үтте. Тентелгәннәрнең күбесе Пономарёв белән элемтәләре булуын кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!