Украинадан аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Херсон белән Запорожье өлкәләренең Русия билгеләгән җитәкчеләре быел 10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә үзләрендә сайлаулар оештырырга тәкъдим итә.
Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә, мәгълүматны Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев та раслаган.
Аннексияләнгән төбәкләрнең Русия билгеләгән вәкилләре комиссиягә кайчан мөрәҗәгать итүе төгәл билгеле түгел, "Коммерсантъ" моны 12 июньнән дә соңрак булмаган дип яза. Газет әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, Үзәк сайлау комиссиясе башта саклану министрлыгы белән киңәшләшәчәк (канунда каралганча, моңа биш көн бирелә), шуннан соң бу мөрәҗәгатькә җавап булачак.
Кремль тарафлы "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" проекты белгечләре әйтүенчә, Русиянең парламенттагы барлык биш фиркасе дә аннексияләнгән җирләрдә төбәк һәм муниципаль кампанияләрдә катнашырга җыенуын игълан иткән.
- Быел май ахырында Русиядә "Сугыш хәле турындагы" канунга үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда алар аннексияләнгән җирләрдә сайлаулар үткәрүне күз уңында тота. Тавыш бирүне Үзәк сайлау комиссиясе, Саклану министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән киңәшләшкәннән соң уздыра алалар. Әлеге документны Русия президенты Владимир Путин имазалады.
- Русия президенты Украинаның дүрт төбәген аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
- Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
- 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
- Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!