Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорыйлар

Иллюстратив фото

"Алда – яңа уку елы һәм без туган телне тулысынча укытуларын таләп итәбез. Без балаларыбызның үз телләрен өйрәнүен телибез!", диелә мөрәҗәгатьтә.

Уфада яшәүче Ульяна Байгузина Радий Хәбировка мәктәпләрдә туган телләрне аз укытуларына зарлана. Бу хактагы мөрәҗәгатен ул Башкортстан башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсендә калдырган.

"Уфа районында инде берничә ел буе туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе кискен тора. Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелә, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозыла. Алда – яңа уку елы һәм без туган телне тулысынча укытуларын таләп итәбез. Без балаларыбызның үз телләрен өйрәнүен телибез! Мәсьәләгә ачыклык кертүегезне сорыйбыз!", дип язган ул.

Уфа районы хакимияте кайсы мәктәп турында сүз баруын сораган. Ульяна Байгузина исә ата-аналарга һәм балаларга "бәйләнүләреннән курыкканга моны эшли алмыйм" дигән.

Башкортстанда яшәүчеләр башкорт телен укыту проблемнары турында социаль челтәрләрдә даими зарланып тора. Аерым алганда, Салават шәһәренең "Чёрно-Белый список Салават" төркемендә, моңа Алия А. да игътибар җәлеп иткән иде.

"Башкортларны нацизм белән көрәш дигән булып, Украинада урыс телен яклау өчен, "урыс дөньясы өчен көрәшергә" сугышка җибәрәләр. Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә урыс нацилары мәктәпләрдә башкорт телен тыйды, Башкорт дәүләт университеты сайты биш телдә язылган, әмма алар арасында башкорт теле юк", дип язган иде ул.

  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән cүзләреннән соң кискенләште.
  • Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәкремгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • 2021 елда үткән җанисәпкә күрә, Башкортстанда башкортлар саны 100 меңгә арткан: 1,17 млннан 1,27 млнга. Башкортстанда 940 мең 315 кеше башкорт телен белүен, шуларның 828 мең 328е телне куллануын белдергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!