Русия мәхкәмәсе кырымтатар активисты Ансар Османовны 20 елга ирегеннән мәхрүм итте

Ансар Османов

Османовка прокурор сораганнан ике елга күбрәк биргәннәр, бу мондый җинаять эшләрендә чыга торган хөкем карарлары арасында да иң күп бирелгән җәза мөддәте. Моңа кадәр иң күбе 19 елга мәхрүм иткәннәр иде.

Дондагы Ростовта Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Кырым теләктәшлеге" активисты Ансар Османовны "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 20 елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә Крым.Реалии.

Беренче биш елын ул төрмәдә үткәрәчәк. "Йөзләрчә кешенең юкка чыгуы, хәбәрсез югалуы, йөзләрчә кулга алулар һәм уйдырма гаепләүләр белән чыгарылган хөкем карарлары, гаепсезләрне нахакка газаплау, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү, яшерен шаһитлар куллану – болар барысы да элек НКВДга булган әләкләр, мөселманнарны ерак лагерьларга һәм төрмәләргә сөрү, аталары исән булган килеш йөзләрчә баланың ятим калуы кебек үк вакыйгалар", дип белдергән активист мәхкәмә утырышында.

Османовка прокурор сораганнан ике елга күбрәк биргәннәр, бу мондый җинаять эшләрендә чыга торган хөкем карарлары арасында да иң күп бирелгән җәза мөддәте. Моңа кадәр иң күбе 19 елга мәхрүм иткәннәр иде, дип искәртә басма.

  • 2022 елның 9 февраль иртәсендә Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатарларның өйләрендә тентүләр уздырды. Тентүләрдән соң Ансар Османов, Аметхан Абдулвапов, Марлен Мостафаев, Эрнест Сейтосманов тоткарланган иде.
  • Аларның барысын да "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләделәр. Ул Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!